13 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кәрәзле телефонның "серле төймәләре"
Кәрәзле телефоннан гадәттә, балансны белә яки кредит сорый гына беләбез. Анда да үз операторыбызныкын гына. Ә монда барысы да күрсәтелгән.
-
Прокуратура башкарма комитет җитәкчесенә штраф суккан
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибен бозган өчен Әлки башкарма комитеты җитәкчесе һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы штрафка тартылганнар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Районда бу өлкәдә күптөрле закон бозулар барлыгын ачыклаганнар. Әйтик, закон буенча дәүләт органына, җирле үзидарәгә мөрәҗәгать 30 көн эчендә каралырга тиеш. Биредә ул сакланмаган.
-
“Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү” турында
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2016 елның 22нче гыйнварында Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү" турындгы Федераль Законга имза салды. Бу язмада шуңа ачыклык кертеп узабыз. Бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендәге акчалата түләү Россия территориясендә яшәүче, 2016 елның 31 декабренә кадәр пенсиягә чыгучы барлык пенсионерларга бирелә....
-
Әтнәдә тагын да суыта
Синоптиклар һава торышының тагын да күбрәк суытачагы турында хәбәр итәләр.
-
Хәйрия концертында - Руслан Галимуллин чыгышы (видео)
-
Хәйрия концертында - Гөлүсә Сираҗиева чыгышы (видео)
-
Олы Әтнә мәктәбендә - "Коррупциягә каршы бергәләп"
Мәктәп китапханәсендә үткәрелгән "Коррупциягә каршы бергәләп" дип исемләнгән тәрбия сәгатьләрендә укучылар коррупция сүзенең мәгънәсе, аны китереп чыгаручы сәбәпләр һәм бу афәткә каршы көрәш чаралары турында мәгълумат алдылар. Китапханәче Розалия Камиловна укучыларны шул ук исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштырды. Бу хакта Олы Әтнә мәктәбе сайтында хәбәр итәләр.
-
Сабыйларны куандыручылар
Ярдәм итим дисәң, җае табыла Хәйрия ункөнлеген уздырдык. Изге эшләр башкардык. Янәшәңдә сиңа терәк булырдай кешеләр барын тою рәхәт ул, ялгыз түгеллегеңне беләсең. Мөмкинлеге чикләнгәннәргә түгел, сәламәт кешегә дә рәхәт булып китә. Эшләү дәверемдә байтак изге җаннарны, шәфкатьле кешеләрне күрдем. Әле күптән түгел генә үзебезнең Дусым балалар бакчасына 17 пар...
-
Әтнә өлеше - 5,2 процент
Татарстанның тәүлеклек уртак "сөт казаны"нда Әтнә өлеше 5,2 процентка җитеп килә. 12 декабрьгә ай башыннан 5,5 тоннага артып, 153,5 тонна булды. Узган көннән дә 0,3 тоннага артык. Бу көнне бездә бер сыердан 21,6 килограмм сөт савып алынды. Бу күрсәткече икенче булган Сабаныкы - 19,1 килограмм.
-
Арча музее Г. Тукайның шәхси әйберләренә тагын бер экспонат өстәлүе турында хәбәр итте
Шагыйрьнең сакланып калган шәхси әйберләре хәзергә дистәгә дә тулмый. (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) шәхси әйберләреннән тагын бер экспонат табылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Казан арты" Арча тарихи-этнографик музее директоры Ришат Камалов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Г.Тукайның чемоданы Әтнә районының Каенсар авылында...