14 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә cаннар кимүгә таба бара
Район миграция хезмәтеннән алган мәгълүматларга караганда, елның елында районда паспорт алучылар саны да кими бара. 2015 елда барлыгы 617 кеше паспорт алса, алдагы 2014 елда бу сан - 756 булган. Шуның арасында 116 кеше 14 яше тулучылар. 2014 елда 153 кеше булган. Узган 2015 елда 451 кеше пропискага кергән, шуның...
-
Әтнә юлларында тоткарлыклар булмады
Татарстан юлларын чистартуга 616 кардан арындыру машинасы җәлеп ителгән. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу көннәрдә югары әзерлек режимында эшли. Федераль трассада җылынып чыгар өчен 80 кешелек махсус пункт та булдырылган. Тиздән 12 мобиль һәм 56 стационар пункт та гамәлгә басачак. Район юлларында бу көннәрне тоткарлыклар булмады. Тиешенчә һәм вакытында...
-
Әтнәлеләр, белеп торыгыз
Аңгыраю сәбәбе Калифорния университетында 25 ел дәвамында уникаль тәҗрибә үткәрәләр. Анда 18-30 яшьлек 3000 кеше катнаша. Һәрвакыт бер генә сорау яңгыраган: "ящик" каршында ничә сәгать утыралар һәм буш вакытларында физик хезмәт белән шөгыльләнәләрме? Һәм менә нәтиҗә ясаганнар. Физик хәрәкәтләрсез, ягъни, телевизорны-компьютерны яткан-утырган хәлдә караучылар бик нык аңгыраялар икән. Бу өзлексез...
-
Әтнәдә Кала тауның манарасы яңартылды
Вакыйга һәм бәя Соңгы вакытларда районыбыздагы тарихи ядкәрьләргә игътибар арта, кайсын районыбыз үзе яңарта, кайсына якташларыбыз-химаячеләр булыша. Сүрия МИНГАТИНА Иске Мәңгәр зиратының яңартылганын язган идек, чираттагысы, яңа гына тәмамланганы - Кала тавындагы "Изгеләр каберлеге" янәшәсендә урнашкан Хан каберлегендәге манара. Бу ике тарихи ядкәрьне яңарту эшен берүк оешма - ПАО "Таттелеком"...
-
Әтнәгә дә тиздән кайтарырлар
50 ел эшли Красноярскийда 2017 елдан башлап яңа төр батарейкалар чыгара башлыйлар. Өстенлеге бәхәссез булачак диләр. Никель-63 нигезендә эшләнәгән тукландыру элементы кеше өчен дә, табигатькә дә, хәтта хезмәт итү срогы чыккач та тамчы да зыян китермәячәк. Бу элемент бернинди өстәмә зарядсыз 50 ел эшли ала һәм бик күп тармакларда алыштыргысыз...
-
Әтнәдә һава торышы нормальләшә
Татарстанда көчле җил көтелә, күп итеп кар явачак, юлларда бозлавык саклана. Өстәвенә, республикада кинәт җылыта. Татарстан синоптиклары шулай дип фаразлый. 14 гыйнварга каршы төндә буран сакланачак, юеш кар явачак. Температура 9-12 градус суыклык тәшкил итәр диләр.
-
48 яшьлек актер Марат Гарипов вафат булган - "Әтнә таңы"
Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә озак авырудан соң, 48 яшьлек актер Марат Гарипов вафат булды. Марат телевизор караучыларга үзенең "Улицы разбитых фонарей" һәм "Агент национальной безопасности" сериаллары аша яхшы таныш. Кызганычка каршы, актер "Ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткәнче вафат була. Бу хакта аның әнисе Галина Леонидовна LifeNews журналистларына әйтә. "Ашыгыч ярдәм"...
-
Әтнәләрне салкын чорда ничек туклану кирәклеге кызыксындыра
Кышын ничек тукланырга Салкын вакытта туклану җәйгесеннән әллә ни аерылмый. Менюда яшелчә, җиләк-җимеш һәм кефир, катык ише ашамлыклар күп булсын. Итне атнага ике тапкырдан еш ашамагыз. Күбрәк балык, сыр, чикләвек, тавык йомыркасы, творог кулланыгыз. Кышкы рационыгызда боткадан тыш, яшелчә, тавык ашлары да булсын. Ашыгыз артык кайнар булмасын - артык энергия...
-
Әтнәдә дә үскән, әмма уртача Татарстанныкыннан нык калыша
Татарстанда узган елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы 28,6 мең сум тәшкил иткән. Шунысы кызык, аннан да алдагы - 2014 елның шул ук чорындагыдан 6,1 процентка арткан. Татстат менә шундый мәгълүматлар бирә. Әтнә статистика бүлегеннән райондашларның шушы ук чордагы хезмәт хакы турында сораштык. 2014 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача 18679,6 сум...