14 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә уеннар кискен барды
Мәктәп укучылары арасында чираттагы спартакиада узды. Бу юлы укучылар туп типтеләр - мини-футболда көч сынаштылар. Оештыручыларның берсе - спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин, 12 мәктәптән дә командалар килүгә куануын белдерде. Уеннар бик кискен барды. Ахыр чиктә Олы Әтнә командасы 1 урын яулады. Түбән Көек командасы 2 урын алды. Аннан соңгы...
-
Әтнәдә каникуллар чорында сак булырга чакыралар
ЮХИДИ идарәсе каникуллар чорында транспорт йөртүчеләрнең тагын да саграк булырга чакыра. Эш шунда, бүгенге көнгә балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. 21 марттан каникуллар башлана. Әлбәттә, балалар күп вакытларын урамда уздыралар. Ә бу бәхетсезлек очракларының да арту мөмкинлеген искәртә. Шуңа күрә мәктәпләрдә укучы балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерергә...
-
Әтнәнең нәни шахматчылары да сынатмадылар
Казанда 9 марттан 13 мартка кадәр 2008 һәм аннан да югары яшьләр арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Әлеге ярышта Әтнә шахматчылары да үзләрен сынадылар. Һәм авыл җирлеге шахматчылары арасында Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев - 1 урын, Исламия һәм Ислам Мөхәмәдҗановлар 2 урын, Рәсүл Гыйләҗев 3 урынга лаек булдылар. Әлеге...
-
Әтнәдә -карантин
Кабат карантин Күңгәр балалар бакчасының карантинга ябылуы турында язган идек инде. Ул бүгенге көндә эшли башлады инде. Ә менә Олы Мәңгәр балалар бакчасы яңа гына 19 мартка кадәр карантинга ябылды. Сәбәбе- сабыйларның күпләп салкын тиеп авыртуы.
-
Әтнәдә яшәүче 90 яшен каршылый
Күңгәр авылында яшәүче Сания Мөхәмәтгали кызына 90 яшь тулды. Бу уңайдан аны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов һәм Күңгәр авыл җирлеге җитәкчесе Гөлназ Гарипова котлады. Сания әбигә күз тимәсен, әле 90 яшь бирмисең үзенә. Бу яктан да, тормыш юлын күзалласаң да ихлас мактарлык аны. Шулай булмый ни,...
-
Әтнә укучылары уңышлы чыгыш ясады
Яшел Үзән районының Бишнә мәктәбендә узган «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» III республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләр бәйгесеннән Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары зур җиңү белән кайттылар. 5 "Б" сыйныф укучысы Хисмәтуллина Диләрә "Тайны белого чуда" эше белән (җитәкчесе Минһаҗева Галия Мөхәммәтсалих кызы) - I урын,...
-
Әтнәләр – беренче
Район сәнгать мәктәбенең "Алчәчәк" бию коллективы һәм "Сәхнәдәш" балалар театр төркеме чираттагы уңышларына ирештеләр. Казандагы татар дәүләт "Әкият" курчак театрында узган "Татарстан" республика бәйгесендә ике коллектив та беренче урын яулады. "Алчәчәк"нең җитәкчеләре - Алия Абдуллина һәм Миләүшә Фазлыева, "Сәхнәдәш"не Финә Сафиуллина һәм Алсу Хәкимова җитәкли.
-
Әтнәгә салкын әйләнеп кайта
Иртәгә 1-6 градус тирәсе салкын була. Ә бүген төнгә 5-10, урыны белән 13 градус суык булырга мөмкин. Шул ук вакытта аз гына кар явып узуы бар. Җил төньяк-көнчыгыштан, юлларда - бозлавык.
-
Әтнә күпме акча алыр
Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады. Кем күбрәк эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Бу язмада без 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән әлеге рейтингка анализ ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү...