14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Бер атна дәвамында шулай суык булачак
Гидрометеоүзәк вәгъдә итә моны. Шулай да без яхшыга өметләник.
-
Юл бүлә алмыйча студентлар һәм укытучылар сугышкан
Алты кеше юлны бүлә алмаган: икесе укытучы, дүртесе аларның студентлары.
-
Дүрт кеше үтерүчене гомерлеккә утырттылар
24 яшьлек Виталий Веревкин калган гомерен каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Бу хакта "АИФ Казан" хәбәр итә. Кунакка баргач, спиртлы эчемлекләр кулланалар - ә моның ахыры, һәрвакыттагыча, үзара талаш белән тәмамлана. Бу очракта да ул кунакка килгән хатын-кыз белән сүзгә килә. Барысы да йокыга киткәч, аны үтерә. Бу эшеннән үзе...
-
Иң зур күрсәткеч!
14 декабрьгә районыбыз 154 тонна тәүлеклек тулай савым алуга иреште.
-
Социаль үзәктән Зөлфирә Зарипова-Сәләхиева җырлый (видео)
-
24 елдан соң... армиядән кайткан (алай да була)
1992 елны Удмурт Республикасында яшәүче егет Латвиядәге армия хезмәтен тәмамлап, өенә кайтып килгән. Әмма поездда аны кемнәрдер бик нык кыйныйлар һәм ул хәтерен югалта. Шулай итеп аңа өенә кайту насыйп булмый, дип яза ТATPRESSA.RU. Туганнары Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәләр, әмма эзләү эшләре уңай нәтиҗә бирми. Шулай итеп, 2006 елны...
-
Фарис Биккинин белән Рамил Шәрәфиев уйный (видео)
-
"Әтнә таңы" чыршы бизәде
Яңа ел якынлаша дуслар! Аның төп билгесе - чыршы, быелгы символы - Әтәч. Күргәнегезчә, чыршыны тырышып, матур итеп бизәдек, тик әлегә Әтәч юк. Ә Сез чыршы бизәдегезме?
-
Әтнәдә уртак көч белән Боз Сараен өлгертеп яталар (фотоларда)
Узган елгыдан үзгә булырга охшаган. Казанның Яр буендагы сыман тоташ гирляндалардан торган урыны да булыр, диләр. Ә кырыйда тимераякта шуа торган мәйданчык овал фигура формасында төзелә. Сәхнәнең "башня"лары да калкып килә. Елдагыча, сәхнә белән янәшә балалар өчен тау булачак. Кыскасы, төзелеп, бизәлгәч, бик матур булып ерактан балкыр дигән өмет бар....
-
"Ялгыз ана" ташламалары
Бу хакта antibiotic-info.ru бик тулы язма тәкъдим итә. Мәгънәсен югалтмас өчен рус телендә бирергә булдык. Укып чыгыгыз, бик күп яңалык алырсыз. Какие льготы положены матери-одиночке Ситуация, когда мама по тем или иным причинам воспитывает ребенка одна, сегодня не редкость. И для таких матерей законодательство предусматривает определенные гарантии и льготы. Правда,...
-
Ринат Рахматуллин юл-транспорт һәлакәтенә очраган
Ринат Рахматуллин хастаханәгә эләккән. Алдан планлаштырылган концертларының өзелү сәбәбе әнә шул. Әйтүләренә караганда, Ринат Рахматуллин концерттан кайтканда, руль артында йокыга киткән һәм алда баручы йөк машинасының артына килеп кергән. Бу хәл төнлә булган. Бүгенге көндә танылган җырчы больницада ята. Әтнәдә дә Ринат Рахматуллинның фанатлары күп. Барыбыз бергә аның тиз арада...
-
"Гүзәлем Әсәл"нең дәвамы бар
Тамашачыларның күпсанлы сорауларын истә тотып, Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" драмасы кабаттан театрыбыз сәхнәсендә! Бу хакта үзенең "Вконтакте"дагы битендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт драма театры хәбәр итә. Күңелне башта өшетеп, аннан эссе суга мангандай буласың бу спектакльне карагач. Рәхәт тә, кызганыч та, күңелле дә. Килми калмагыз, 4 гыйнвар, 19.00 сәгатьтә...
-
Балаларга Яңа ел тамашасы да була
Әтнә дәүләт драма театры быел да нәни тамашачыларны сендерергә җыена. Интерактив уеннар белән бергә Яңа ел әкияте әзерләнә. Елның-елында Яңа ел әкиятләре белән куандыргач, балалар да әлеге тамашаларны көтеп алалар. Шулай ук, зурлар өчен дә кызыклы Яңа ел тамашасысы әзерләнә бүгенге көндә.
-
Инзиләне Казанда котладылар
8 декабрь көнне "Гадел яшәргә кирәк" исемле конкурс җиңүчеләрен Казанга чакырып котладылар. Алар арасында Күшәр төп белем мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Инзилә Йосыпова да бар иде. Укытучысы - Эльмира Сибагатова. Рәсем бәйгесе буенча башта район күләмендә җиңү яулаган Инзиләнең иҗаты республикадагыларны да битараф калдырмаган.
-
Безнекеләр көчлерәк
"Ак Барс" кунакта "Нефтехимик"ны 2:1 исәбе белән отып, 85 балл туплады. Бу "Көнчыгыш" конференциядә өченче күрсәткеч. Регуляр беренчелек дәвам итә. Ә Түбән Камада узган очрашуны 3 минут ярым хәл итте. Казанлылар 1 минутта 2 гол кертеп, алга чыктылар. Ә "Нефтехимик" 2 минут ярым узгач җавап шайбасы кертте. Мәйданда хоккейчылары күбрәк...