15 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Бурычлылардан балаларын алалар, имеш...
Узган елда бөтен республиканы тетрәндергән фаҗигадән соң, имин булмаган гаиләләрнең кышкы чорда яшәү шартларына игътибарны арттырдылар. Исегезгә төшерәбез: иң суык вакытта йортларын газдан өзү сәбәпле, ничек кирәк шулай җылынырга мәҗбүр булган күпбалалы гаилә - 27 яшлек әни һәм берсеннән-берсе кечкенә 5 бала янып үлде бит. Бу фаҗигадән соң, коммуналь хезмәтләргә...
-
Әҗәтләре 10 мең сумнан артык булган машина йөртүчеләрне транспорт белән идарә итү таныклыкларыннан мәхрүм итәчәкләр
Быел бик гыйбрәтле кануннар гамәлгә керә. Әйтик, 15 гыйнвардан башлап әҗәтләре 10 мең сумнан артык булган машина йөртүчеләрне транспорт белән идарә итү таныклыкларыннан вакытлыча мәхрүм итәчәкләр. Суд приставларына барысы алты категория: алимент түләмәүчеләрнең, кемнеңдер сәламәтлегенә яки караучысын югалтучыга китергән зыянны капламаучыларның, җинаять кылып, зыян салган әҗәтлеләрнең, штрафлары 10 меңнән артканда...
-
Мәгариф тармагы: үткәнгә кире кайту
Мәгариф өлкәсендә якын арада җитди үзгәрешләр булачагы инде шиксез. Россия мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильева билгеләнгәч, белем бирү тармагының җитешсезлекләре турында фикер алышулар тагын да активлашты. Яңа себерке яңача себерә диләрме әле... ИКЕНЧЕ ЧИТ ТЕЛ УРЫНЫНА - АСТРОНОМИЯ Ольга Васильева мәктәп расписаниеләренә астрономия кире кайтарылачак, дип вәгъдә итте....
-
Хатын ирен кыйнаган
Әлеге хәл Алабуга шәһәрендә килеп чыккан. 64 яшьлек ир-атның баш мие селкәнгән, дип диагноз куелган. Исерек ирне хатыны кул таягы белән кыйнаганлыгы ачыкланган. Әмма ир-ат хатынына каршы гариза язудан баш тарткан. Чыганак: www.chahrikazan.com
-
Шәймиев Тартарияне эзли
нтерга Россия 1 каналында Татарстанның беренче Президенты турында фильм төшергәннәр. 20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 22 гыйнвар көнне «Россия 1» телеканалы аңа багышланган документаль фильм күрсәтәчәк. Ул "Шәймиев Тартарияне эзли" ("Шаймиев в поисках Тартарии") дип атала. Тапшыруның...
-
12 ел аңсыз яткан малай сүзләре җанны өшетә
Мартин аңга килгәч сөйләгәннәрне ишетеп, бар да гаҗәпкә калган. Ул 12 яшендә беренче тапкыр кәефе булмауга, башы авыртуга зарлана. Вакыт узу белән ул сөйләшми, селкенми башлый. Докторлар малайның дөнья белән элемтәсе булмау, берни аңламавы турында әйтәләр... Әмма бу алай булмый. Малай 12 ел дәвам ында барысын да ишетеп яткан. Ӑаңа...
-
Баланың иммунитеты күтәрелсен өчен истә тотарга кирәкле 7 КИҢӘШ
Баланың иммунитеты яхшырсын өчен аңа нәрсә эшләргә кирәк? - гөлҗимеш төнәтмәсе эчерегез. Әмма шуны истә тотарга кирәк: С витаминына бай эчемлек организмнан калийны чыгара, шуңа да аны эчерткәннән соң, балага йөзем, күрәгә, банан ашатыгыз. Төнәтмә ясау өчен, киптерелгән ике аш кашыгы гөлҗимеш өстенә бер литр кайнар су агызып, төнгә термоста...
-
Барысы да үз эшенең остасы
Иске Яңа ел төнендә Әтнә үзәк Чыршы янында бәйрәм иттек. Бигрәк күңелле инде мәдәният хезмәткәрләренең эше. Яратабыз да инде эшебезне. Кемне генә карама, бар да үз эшләренең осталары. Яңа Әтнә мәдәният йорты сайтыннан алдык бу мәгълүматларны.
-
Үзебезчә бәйрәм иттек
..Авылдашлар, кайткан кунаклар белән бергәләп, күл өстендә, чыршы янында бәйрәм иттек... Иске Яңа елны озаттык рәхәтләнеп үзебезчә, авылча, Арылыларча гына бәйрәм иттек. Ә бездә бәйрәм итә беләләр. Кыш Бабай белән саубуллаштык, тагын бер елга. Киләсе елларны да бергә-бергә каршыларга язсын иде, бер-берегезне югалтмагыз, саклагыз. Гомер бит ул бик кыска, гомер...
-
Министр муниципалитет башлыкларын сөтчелек буенча игътибарлырак булырга чакырган
Республика муниципаль берәмлекләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сөтчелек турында сүз барды, савым буенча алдынгы һәм артта калган районнар аталды. Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре көн дә уртача 3 мең тоннадан артык сөт җитештерә, яки 2016 ел дәрәҗәсенең 103 проценты кадәр. Россиядә товар буларак җитештерелгән сөтнең 8 проценты - республиканыкы. Бу хакта...