15 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәгә көчле җил һәм бозлы яңгыр килә
Татарстан Гидрометеоүзәге әнә шулай дип фараз кыла. Дөрес ул иртәгә генә булачак әле. 16 һәм 17 февраль көннәрне бераз түзәргә туры киләчәк. Хәер, түзәрбез, без бит инде ияләнгән. Шул ук вакытта 0-3 градуска кадәр температура сикереше дә булырга мөмкин. Юлларда көчле бозлавык көтелә. Бу уңайдан МЧС фикерен тыңлау урынлы булыр....
-
Әтнәләр дә әфганчыларны искә алдылар
15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алалар. Моннан 27 ел элек, 1989 елда бу көнне совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Быел Казандагы сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узган митингка бөтен Татарстаннан әфганчылар җыелды. Районыбыздагы 42 әфганчы да онытылмады. Һәркайсының өенә бүләкләр күтәреп барып, хәлләрен белделәр, хатирәләр яңарттылар. Һәр авыл җирлеге башлыклары үзләренең җирлекләрендә яшәүчеләрне олыладылар...
-
Әтнәдә - чәй-коймак һәм пылау...
"Яңа Шашы стадионында җирлеккә караган авыллар арасында"Авыл көннәре" исемле мәдәни-спорт бәйрәме узды", - дип шатланып хәбәр итә клуб мөдире Махинур Бариева. Килгән һәркем кайнар чәй, коймак һәм пылаудан авыз иткән. Яңа Шашы һәм Иске Җогып авыллары - уртак, Мамыш һәм Чембулат авыллары да икесе - бер, Чишмәле Сап авылы үзе...
-
Әтнәдәге чаңгы ярышында призлы урын алучылар
"Россиянең чаңгы юллары"нда түбәндәге призлы урын ияләре ачыкланды. Кечкенә яшьтәгеләр арасында (башлангыч мәктәпләр дә кереп) 1. Рәмзил Хисмәтуллин, Олы Әтнә мәктәбе 2. Алмаз Бадиков, Олы Әтнә мәктәбе 3. Дияр Харисов, Олы Әтнә мәктәбе. 18 яшькә кадәрге кызлар арасында: 1. Зәлинә Зиннәтова, Олы Мәңгәр мәктәбе 2. Илнара Хисмәтуллина, Күңгәр мәктәбе 3....
-
Әтнәдә КВНнар гөрли
"Тормыш - үзе кино..." Узган атнаның җомга-шимбә көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасының тамаша залында Рәсәй киносы елына багышланган "Тормыш - үзе кино..." дип исемләнгән шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы бәйгесе башланды. Сүрия МИНГАТИНА Бәйгене җомга көнне районыбызның сәнгать мәктәбе, Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы, Федераль һәм республика казна бүлекләре, "Ак...
-
Әтнәдә кайнар линия эшләячәк
"Гражданнарның хезмәт хокукларын саклау" максатыннан 2016 елның 17 феврале көнендә "Кайнар линия" эшләячәк. Әлеге чараның максаты - гражданнарның хезмәт хокукларын саклау, шулай ук хокукый ярдәм күрсәтү булып тора. 8(843) 236-40-17, 8(843) 236-89-15, 8(843) 236-40-62 телефон номерлары аша хезмәткә кагылышлы сораулар буенче эспертлар гражданнарның төрле спорлы ситуацияләоне чишәргә ярдәм итәчәкләр. Консультация...
-
Әтнәдә дә – “Хәтер маршы” бара
Татарстанда бу көннәрдә "Хәтер маршы" бара. 5 февральдән башланган бу марш 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы акция Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. 7 февральдә Казанның Җиңү паркында Мәңгеллек утка чәчәкләр салып, тантаналы рәвештә Хәтер вахтасы эшли башлады. "Хәтер маршы" көннәрендә яшьләр агитбригадалары Татарстан районнарында очрашулар уздыралар, эзтабарлык...
-
Әтнәдә “Россиянең чаңгы юллары” узды
Узган якшәмбе чаңгы шуар өчен искиткеч матур көн булды. Быелгы бәйге алдагы еллардан чаңгы шуарга килүчеләрнең күплеге белән аерылып торды. Басудагы кар да җиргә шундый яхшы яткан: теләсәң - классик, булдырсаң "коньковый" стильдә чабарга бик уңайлы иде. 18 яшькә кадәр, 19-25 яшьлекләр, 26-35 яшьтәгеләр, 36 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук пенсия...
-
Әтнәдә – Әлифба бәйрәме
Без беренчеләр Күптән түгел без укытучы апабыз Таҗиева Алсу Нигъмәтҗан кызы белән берлектә әти-әниләребезне чакырып "Без-беренчеләр!" дип исемләнгән кичә үткәрдек. Белем дөньясына аяк басуыбызга әле санаулы гына көннәр узды. Без инде яраткан әлифбабыз белән саубуллаштык. Бу кичәдә без нәрсәләр өйрәнгәнебезне күрсәтергә тырыштык. Әлифба безне хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәтте....