Син кемнең кадерлесе?! - «Әтнә таңы»
Әйтергә дип сүзләр эзләдем мин. Әйтә алмадым... Ә аннары... кирәк тапмадым. Тагын җиргә көз килә, фасыл алышынганда табигать килеш-кыяфәтен үзгәртә. Агачларга әкрен генә сары төс иңә, ара-тирә яуган яңгыр әнә шул агачларның күз яше кебек тоела Әнвәргә. Төсләрен үзгәртерлек булгач, аларның да үзәкләре өзеләдер. Туган яклары белән саубуллашкан кошларның тавышлары...