15 май 2014 яңалыклары
-
Минем гаиләм тарихы
Минем бу теманы сайлавым очраклылык түгел, ә гомер агышының һәм социальләшүемнең этәрү көче китереп чыгарган сорауларга җавап эзләү, эзләгән саен бу сорауларның күбәюе нәтиҗәсе. Показать полностью.. Шушы эшчәнлегем барышында илебезнең тарихы бер гасыр дәвамында гына да әллә ничәгә төрләнгәндә аның кешеләренең язмышлары кырыкка тугланырга мөмкин икәнлегенә инандым. Ник дигәндә, Россия...
-
Авыл җирлекләре җаваплы
"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рим Фәйзрахмановка үземне кызыксындырган, күпләрне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттем. - Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарны бозудан китерелгән зыянны 20 ел дәвамында эзләтеп алырга мөмкиннәр, дип беләм. Бу чыннан да шулаймы? - Гамәлдәге законнар нигезендә җирле үзидарә органнарына әлеге җирлектәге көнкүреш калдыкларын...
-
Бәрәскә мәдәният йортында ветераннар советы семинары узды
Бәрәскә мәдәният йортында районыбыз ветераннар советы җитәкчеләренең "Хәтер мәңгелек" исеме астында чираттагы семинар уздырылды. Әлеге чараны район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов , Бәрәскә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева "Ленин" күмәк хуҗалыгы җитәкчелеге ярдәме белән оештырды. Чараның максаты - Бөек Җиңүнең 69 еллыгын искә алып үтү һәм киләсе...
-
Бер сугыш ветераны да калмады
Бакыйлыкка күчтеләр. Ә тыл ветераннарының килә алганнарын бәйрәмгә алып килеп бик зур кунак иттеләр. Бәйрәм-митинг 8 май көнне Комыргуҗа урта мәктәбе каршында булды. "Шахтер" хуҗалыгы директоры Әнәс Хәкимов, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, ветераннар советы рәисе Гөлсинә Хәйдәр кызы Мөхәммәтҗанова, Комыргуҗа урта мәктәбе директоры Гөлбану Шәрәфиева бәйрәм белән котлап,...
-
Укучыларыбыз иҗаты
Көрәшәм... Көнләшмә,кадерлем,дисең, Көнләми ничек түзим Мин сине бик яратам шул Искән җилдән дә көнлим. Сине генә сөям,дисең Ышанам...сүзләреңә. Тик,көнләшмә,җитте,диеп Дәшалмыйм йөрәгемә. Югалтудан куркам сине, Куркам синсез калудан Җиңел түгел...ут йотамын Шул уйларны уйлаудан... Яратмасам әгәр сине Көнләшер идемме соң? Тешем-тырнагым белән мин Көрәшәм синең өчен.
-
Котлыйбыз
Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары республика күләмендә 58 урта һөнәри уку йортлары арасында уздырылган үзешчән сәнгать фестивалендә катнашып, "Вокал ансамбль" номинациясендә беренче дәрәҗә, "Хореогроафия" номинациясендә икенче дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булдылар. "Яшьлек" вокал ансамбле мәгариф һәм фән министры Энгел Фаттахов уздырган гала-концертта чыгыш ясады һәм дипломнар белән бүләкләнде....