15 июнь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә сенаж салу бара
Сенажга да вакыт җитте Җәй - берәүләр өчен көтеп алган ял итү фасылы булса, авыл халкы өчен иң кызу эш вакыты. Мал асрап, иген игеп көн иткән авыл кешесе тизрәк печәнен кайгырта, бакча чүбен утый, бәрәңгесеннән корт чүпли. Шулай итмәсәң булмый да, озын кышларны чыгасы бар, үз тамагың белән генә...
-
Әтнәдә "Прайм-Лига 2015" узды
"Прайм-Лига 2015" кысаларында "Бердәм Россия" сәяси партиясе кубогына мини футбол ярышы узды. Барысы дүрт команда катнашты. Уеннар киеренке шартларда барды. Шулай булса да, җиңүче бер генә була шул. Беренче урынга - "Затлы", икенчегә - Яңа Шашы, өченче урынга Чембулат-Сап командалары лаек булдылар. Җиңүче командаларга кубок һәм дипломнар тапшырылды.
-
“Әтнә таңы“ - Җәй озатты сөйгән улын...
Җәй озатты сөйгән улын... Күңелләрдә дә, табигатьтә дә әллә ниткән шыксыз көннәр. Җанда бушлык. Йөрәк кенә, югалту ачысын онытырга бирми, сулкылдап тибә. Әнисен, туганнарын, йөзләгән дусларын калдырып, Ильяс китте дә барды. Бу дөньяда калганнарга ничек яшәргә, ничек яңа туган көнгә атларга - билгесез... Ильясның юклыгын, кайгы-хәсрәтнең зурлыгын аңлатырга сүзләр дә...
-
Әтнәдә “Трактор“ операциясе бара
"Трактор" операциясе башланды 8 июньдә әнә шул исемдәге операция башланды һәм ул 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге операция барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, прицепларның төзеклеген, учетка куелганмы юкмы икәнен, кыскасы, трактор һәм тракторчы белән бәйле барлык эшләр дә тикшереләчәк. Бу хакта Госкомнадзор, ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр...
-
“Әтнә таңы“ - Казаннан Тоз күленә автобус рейсы ачылган
Әлеге автобуслар 14 июньнән башкаланың "Столичный" автовокзалыннан йөри башлады. Автобус кичке сәгать 17.20 дә кузгала. 14 сәгать эчендә пассажирлар барлыгы 806 километр юл үтәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, автобуслар махсус ерак юллар өчен уңайлы итеп эшләнгән.
-
“Әтнә таңы“ - аттракцион ачылган
12 июнь көнне "Кырлай" ял паркы үзенең ишекләрен кабат ачты.Әмма әлегә бар аттракционнар да эшләми. Зур тәгәрмәч һәм "Оча торган тәлинкә" таганы июль уртасыннан эшли башлар дип көтелә.