15 июнь 2016 яңалыклары
-
Казан Кремлендә якынлашучы Әтиләр көне уңаеннан төрле чаралар уза - “Әтнә таңы”
Әйтик, "Музейга әти белән!" исемле интерактив күнекмә Ислам мәдәнияте музеенда үтәчәк. Монда Шәрыкъ дөньясы, Ибн Фадлан сәяхәте турында белергә мөмкин булачак. Багдад-Болгар маршрутын пазллар ярдәмендә җыярга тырышачаклар. Гарәп графикасы нигезендә үз исемнәрен дә язып караячаклар. Әтиләр һәм балалар өчен бер дигән "сәяхәт" булачак бу.
-
Әтнә Бәрәскә юлында һәлакәт
Әтнә Бәрәскә юлында юл һәлакәте булды. Бүгенге көндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү эшләре бара. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтовтан: "Аллага шөкер, үлүчеләр юк. Әлегә төгәл мәгълүматлар бирә алмыйбыз. Соңрак хәбәр итәрбез", - дигән хәбәрне генә ала алдык.
-
Әтнәләр күз тиюдән менә болай саклана
КҮЗ ТИГӘЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ." Мәгънәсе:"Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын. Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын.) Догага дип учыгызны күтәреп "Фатиха"(Әлхәмд),"Аятел-Көрси","Фәләк"...
-
Әтнәдә күк капусы ачылды...
Күк капусы ачылды дип, Ымсынып китеп барыш... Миннән сиңа берни калмас - Бары бер йотым сагыш. Җан керләнде, кайда калды - Күңелдән бизде аклык. Терелергә күп кирәкми - Бары бер йотым шатлык. Каты бәрелмәгез, зинһар, Акыл өйрәтү җайлы. Чабудан тартып туктатты Бары бер йотым кайгы. Җимерелде, үрелеп тә Буем җитмәгән...
-
Әтнәләргә гыйбрәткә
150 мең сумлык бәрәңге Өч ел элек бәрәңгебез бик күп калган иде, язга таба шуны сатарга дип Казандагы бер базарга юл тоттым. Басып торганда олы яшьләрдәге бер хатын-кыз белән сөйләшеп киттек. Хатыным юк, әти-әни белән яшибез, авылда тормыш көтәбез, шуларны сөйләдем. Кызыксынып китте бу хатын. "Минем туганымның менә дигән кызы...
-
Россия җыелма командасының Казаннан булган ике җанатарын да Франциядән үз исәпләренә депортациялиләр - “Әтнә таңы”
Футбол буенча Европа чемпионатына килгән Россия җанатарларын, Англия җанатарларын кыйнаган өчен кире өйләренә озаталар. Алар арасында ике татарстанлы - "Рубин" фан-клубы башлыгы һәм тагын бер җанатар - Илдар Г. да бар. Депортация аларның үз исәпләренә башкарыла. Бу хакта "Вечерняя Казань" хәбәр итә.
-
Әтнәләр ничек ябыга
Татьяна Никишова, Казан дәүләт медицина академиясе эндокринология кафедрасы доценты: - Ябыгырга теләгән кеше иң элек үз алдына максат куйсын. Ябыгыр өчен зур теләк кирәк, чөнки ул аның өстендә күп эшләргә тиеш була. Икенчедән, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ул туклануны, физик күнегүләр ясауны үз эченә ала. Туклануга килгәндә, аның 50-60 процентын...
-
Әтнәдә дә газ өчен түләү арта
1 июльдән Татарстанда табигый газга бәя 2,13 процентка арта. Тарифлар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, ул куб.м.га 5,27сумны тәшкил итәчәк. Яңа бәяләр комитетның тиешле күрсәтмәләре нигезендә үзгәртелә.
-
Рус теле һәм математиканың база өлешеннән БДИ нәтиҗәләре әтнәләр өчен куанычлы
Рус теленнән БДИны 53 унберенче сыйныф укучысы, шуларның берсе мөмкинлеге чикләнгән, тапшырган. Шулар арасыннан 17 укучы 80 нән югары балл җыйган. Араларыннан Күлле Киме мәктәбеннән Алинә Камалованың күрсәткече 100 баллга тиң булган. Рус теле буенча уртача балл Әтнә районы буенча 74, 94 баллны тәшкил итә. Математиканың база өлеше буенча нәтиҗәләр...
-
Әтнәдә көчле җил һәм күкрәүләр көтелә дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк
Бүген көндез һәм кич белән республикада урыны белән күк күкри. Шул ук вакытта секундына 15-18 метр тәшкил итүче көчле җилләр дә булырга мөмкин. Саграк булыйк, җәмәгать!