16 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнә кызы: "Мин синең язмаганың..."
Син- минем "Язмышым түгел", Мин- синең " Язмаганың". Гомер буе өметләнеп, Китәргә базмаганым. Син -бер очрашуны көтеп, Гомерләр яшәрлегем. Юллар аша, еллар аша "Җаным"- дип дәшәрлегем. Рәшәдән үргән хыялым- Син- төшем өнемдәге. Янымда булалмасаң да, Өметем күңелдәге. Шул очрашулар хакына Сакла гына узеңне. Мәхәббәтем һәм язмышым Сыный гел дә түземне....
-
Әтнәләр, пешереп карагыз
Сосискалы кәбестә 1 кәбестә, 4 суган, 300 грамм сосиска, 4 алма, 8-10 кара җимеш, 100 грамм каймак, 50 грамм сыр, 1 аш кашыгы он, 100грамм ак май, тоз, борыч, сохари, шикәр, яшел тәмләткечләр кирәк. Кәбестәне токмач кебек юка итеп кисегез. Тоз белән уыгыз. Суганны да шулай турагыз, алманы ваклагыз. Суганны...
-
Әтнәдә кошлар да дус...
Иртән тәрәзәгә күз салдым... Ә анда искикеч, гаҗәеп могҗизага тап булдым... тырыша - тырыша кызылтүш үзенең иртәнге ашын ашый иде.Үзе генә тукланып калмады,дустын да ашарга дәште. Кошлар да бер -берсенә ярдәм итешеп яшиләр... Сокланып карап тордым да уйлап куйдым, чыннан да дуслар авыр минутларда сынала шул... Кошлардан үрнәк алып яшик!
-
Юл-транспорт һәлакәтендә мәктәп укучысы үлгән– “Әтнә таңы”
Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте 14 гыйнвар кичке сәгать 6лар тирәсендә Буа районы Татар Буасы авылында булган. Укучы малай юлдан барган. Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган һәм 15 яшьлек малайны бәрдергән. Үсмер үзе дә Юл йөрү кагыйдәсен бозган -...
-
Әтнәләр ишеттегезме
Татарстанда кабат авария. 1974 елгы «Тойота Королла» автомобиле хуҗасы тиешле тизлекне сакламый һәм юл кырыеннан барган 2000 елгы җәяүлене бәреп китә. Соңгысының киемендә тиешле яктылык кайтаргыч элементлар булмау да билгеле.Җәяүле хастаханәгә озатыла, әмма алынган җәрәхәтләрдән шунда җан бирә. Гыйнвар аеның 14 көнендә Татарстанда барлыгы 150 юл фаҗигасе теркәлгән. 15 кеше...
-
"Әтнә таңы" хезмәттәшләре ХӘЙДӘР ГАБДЕЛХӘЙ УЛЫ ГАРИПОВны 60 яшьлек юбилее белән котлый
Хезмәттәшебез ХӘЙДӘР ГАБДЕЛХӘЙ УЛЫ ГАРИПОВка 16 гыйнварда 60 яшь тула. 60 яшең тулса тулсын әйдә, Кимемәсен генә дәрт-дәрман. Йөзгә кадәр яшә әле-һәммәбездән сиңа шул фәрман. Зур сәләтең, эш сөюең, гадилегең сүнмәсен, Изгелегең, игелегең гомергә сүрелмәсен... Мин дип күкрәк какмас, беләм дип мактанмас, күзгә-башка күренмәс, аяк астында буталмас, берәүне дә борчымас......