16 февраль 2015 яңалыклары
-
“Әтнә таңы“ игътибар үзәгендә
Казанда журналистлар берлегендә «Әтнә таңы» газетасын мактап искә алдылар. Татар журналистикасы өчен 2015 нче ел истәлекле даталарга бай: татар матбугатының 110 еллыгы һәм Казан федераль университетында татар журналистикасы бүлеге ачылганга 25 ел. Бу уңайдан күптән түгел «Татар телендәге мәгълүмати мохит: хәзерге хәле һәм үсеш юллары» дигән исем астында фәнни-гамәли конференция...
-
Әтнә укучылары милиция ветераны белән очрашты
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 15- 23 февраль көннәрендә республика эчке эшләр министрлыгы " Батырлык атнасы" акциясе үткәрә. Әлеге акция кысаларында Әтнә эчке эшләр бүлегендә Күңгәр мәктәбенең 5 сыйныф укучылары милиция ветераны Рәүфҗан Закиров белән очрашты. Рәүф абый Әтнәдә иң беренче милиция бүлеге җитәкчесе булган кеше. Ул укучыларга...
-
Әтнәдә чемпион алышынды
Әтнә хоккей лигасы уеннары тәмамланды.
-
Әтнәдә көчле җил көтелә
Синоптиклар һава торышы начараю турында хәбәр итә. 16 февральдә көндез һәм төнлә җилнең урыны белән 16/ 21 м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Шулай ук күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булган буран , урыны белән кар көртләре хасил булачагы турында да кисәтәләр. Мәгълүмат » Татар -Информ» агентлыгыннан алынды...
-
Әтнәдә Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы узды
Әфганчы герой Илдар Сафиуллин призына традицион чаңгы ярышлары гадәттәгечә аның туган авылында - Олы Мәңгәр урта мәктәбендә узды. Һәр мәктәптән чаңгы ярышлары жинүчеләре - бер егет һэм бер кыз килгән. Кызлар арасында беренче урынга Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Татьяна Никифорова, икенче урынга Олы Мәнгәр мәктәбеннән Зәлинә Зиннәтова, өченче урынга Күңгәрдән...
-
Әтнә кызы - җиңүче
Күлле Киме мәктәбе укучысы Гүзәл Хәсбиева Казанда узган Фатих Кәрим исемендәге республикакүләм фәнни - гамәли конференциядә катнашып җиңүгә лаек булды. Укытучысы - Гөлсинә Хәкимуллина.