16 февраль 2018 яңалыклары
-
Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады
2008 елдан башлап, Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе базасында Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә. - Быел февраль аенда, бүген - 16 февральдә, мәктәптә конференциянең җиденчесе башланды. Һәм бу галимнең 200 еллык юбилеена багышлап оештырылды. Әлеге конференция Мәгариф министрлыгы планына кертелеп, шул план нигезендә үткәрелә. Ул берничә өлештән...
-
Борынгы ташъязмалар күпләп Олы Әтнәдә сакланганы ачыкланды
Иң борынгы кабер ташы Казан ханлыгы чорына туры килә, ди галим Айдар Гайнетдинов. (Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстанның Әтнә районы зиратларындагы гарәп язулы борынгы кабер ташларына багышланган хезмәт басылып чыкты. Китапның авторы - Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов. Бүген Әтнә районының Комыргуҗа авылы...
-
Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте
Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә. (Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2014 елдан Татарстанда халык арасында уздырылган үзара салым җыю программасы аша социаль эшләргә 2,8 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган һәр 1 сум акчага...
-
Суыта. Җылы киенегез!
Татарстанда салкын аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көньяк-көнбатыштан, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы -16..-21º. аязган вакытта -22..-27º; көндез -7..-12º градус. Юлларда бозлавык