16 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме
Чаллыда яшәүче ир-ат кичә көндез урманга чаңгы шуарга киткән, әмма әйләнеп кайтмаган. Төн җитеп тә өенә кайтмагач, аның туганнары коткаручыларга шалтыраткан. Ир-атка 45 яшь. Ул әле дә табылмаган, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Эзләү дәвам итә.
-
Әтнәлеләр игътибарлы булыгыз
Игътибар, мошенниклар Республикада мошенниклык белән бәйле җинаятьләр саны артып бара. Көн саен Татарстан буенча 10-15 өлкән яшьтәге кеше алдана. Бу уңайдан Әтнә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тагын бер кат өлкәннәргә мөрәҗәгать итә: белмәгән кешеләргә ишек ачмагыз, социаль хезмәткәр яки башка берәр дәүләт учереждениясе вәкиле дип таныштырган очракта, башта шалтыратып чыннан...
-
Әтнәдә – Чаллы дәүләт драма театры
Кышлаулар спектакль карады Кышлау мәдәният йортында "Таң" хуҗалыгында эшләүчеләр Чаллы дәүләт драма театры артистларының Фәнәвил Галиев әсәренә куелган "Корт" спектаклен бушлай карадылар. "Хуҗалык рәисе Алмаз Сибагатуллинның хуҗалыкта эшләүчеләргә бүләге булды бу. Бик ошаттык. Соңыннан "Ташчишмә" авылында туып-үскән артист, якташыбыз Рафил Сәгъдуллин артистлар исеменнән барыбызга да спектакльләрне көтеп алып, яратып караганыбыз...
-
Әтнә кызы әмәлен тапты
Шулай бервакыт Адәм баласының башыннан төрле хәлләр үтә. Арада охшаш вакыйгалар күп. Минем белән булган вакыйга башка берәүдә булмагандыр дип уйлыйм. Рәйсә ТӨХФӘТУЛЛИНА-ЙОСЫПОВА, Казан шәһәре 1965 елда Әтнә районы Олы Бәрәзә башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Яңа Кенәр урта мәктәбендә укуымны дәвам итәргә уйладым. 12 чакрым җирне йөреп укыганчы, апайларда торып уку...
-
Әтнәдә яңа мәдәният йорты ачылды
Мәдәният йортлы, бакчалы булдык Тормышлар авыр, заманнар катлаулы дип зарланып яшәргә ияләшеп барган бер чорда яшәешебез өчен тудырылган уңайлыкларны күрүдән күңел сөенә. Менә минем дә туган авылым Күшәрдә бер ел эчендә 3 зур вакыйга булды. Беренчесе күптән хыялланган бөтен уңайлыклары булган ФАП ачылу булса, икенчесе балалар бакчасы һәм мәдәният йортының...
-
Әтнәдә наркотикларга каршы көрәш дәвам итә
16-27 ноябрь көннәрендә Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш кысаларында " Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!" акциясенең ведомствоара икенче этабы үткәрелә. Әлеге акциянең беренче этабы март аенда узган иде. Аның максаты- җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы җәлеп итү, наркотиклар керү каналларын ябу, аларны әзерләү, тарату һәм куллануны пропагандалаучы интернет- сайтларны...
-
Әтнәдә балигъ булмаганнар кабат игътибар үзәгендә
Яшьләрне яшьтән саклыйк Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату, шулай ук аларны спиртлы эчемлекләр куллануга тартуны ачыклау һәм кисәтү максатыннан республика Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кабул ителгән күрсәтмә нигезендә безнең районда да махсус чаралар уздырыла. Бу уңайдан балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор Дамир Хадиев белән сөйләшәбез. Яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр...
-
Әтнәдә бераз җылыта
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән көчсез буран чыгу ихтималы бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, кртача тизлектә. Татарстан буенча уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 1-6 градус салкын булачак. Иң салкыны республиканың төньяк-көнчыгыш...
-
Әтнә районында терлекләр зираты да ремонтлана
Әтнә районында терлекләр зираты да ремонтлана Ветеринария берләшмәсенең 15 терлекләр зираты ремонтланды. "Скотомогильник"ларга нинди таләпләр куелган булса, барысын да җиренә җиткердек. Бетонлап, саркофаглар эшләдек, калай белән әйләндердек. Алтысына кызыл фонга ак белән кисәтү язулары куясы калды, аяк асты пычрак булгач, әле кереп булмый. Калганнарына куелды" , - ди коммуналь хуҗалык...