16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә полиция Кыш бабае күчтәнәч өләшә
15 декабрьдән Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан ел саен уза торган «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе старт алды. Әлеге акция бездә ун елдан артык үткәрелә. Татарстан полиция хезмәткәрләренең үрнәген Россиянең бүтән төбәкләрендәге хезмәттәшләре дә күтәреп алды. 2011 елдан бу акция бөтен Россия буенча уза. Татарстан тәртип сакчылары бу чарада...
-
Әтнәдә халык соравы буенча юбилей кичәсе кабат күрсәтелә
Әтнәнең 25 еллыгына багышлап әзерләнгән кичәнең әйбәтлеге хакында язган идек. Аны хәтта Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та "Искиткеч", дип бәяләде. Ә Фатыйх Сәүбән улы "Бөтен республика халкына күрсәтергә кирәк бу тамашаны",- дип сокланган иде. Республика халкы бер хәл, үзебезнең район халкының күбесе дә күрә алмады юбилей кичәсен. Шуңа күрә...
-
Әтнә арттырганнан арттыра
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт саву буенча 16 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы 136 тонна тулай савым алып, бер баш сыердан уртача 20,2 килограмм сөт савып исемлекнең башында баруын дәвам итә. Авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына исәпләсәк, 2,54 килограмм тәшкил итә. Кыскасы, соңгы көннәрдә Әтнә районы сөт савуны...
-
Сагындырган...– “Әтнә таңы”
Сагындырган икән ап-ак карлар, Сагындырган икән ап-ак кыш! Көлә-көлә кар бөртеге саныйм - Әллә өнем инде, әллә төш? Сагындырган икән кар көртләре Дөнья мәшәкатен күмәрлек... Югаласы килә ак буранда- Сагындырган ихлас юләрлек! Сагындырган икән салкыннар да! Өшетерлек битем очларын. Кышкы челләләрдән саклап калыр Сагындырган җылы учларың. Сагындырган бәскә чумган дөнья,...
-
Әтнә китапханәсендә- Рәзинә Тимербаева күргәзмәсе
Әтнә үзәк китапханәсендә Рәзинә Тимербаеваның кул эшләре күргәзмәсе эшли. Рәзинә үзе Күәм авылыннан. Бүгенге көндә ООО"Тукай" идарәсендә хезмәт куя. Аның чигелеп эшләнгән картиналарын күрәсегез , чын мәгънәсендә сәнгать әсәрләре белән танышасыгыз килсә, китапханәгә рәхим итегез.
-
Әтнәдә дә артачак
2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына йөргән өчен түләү 8%ка, якынча 180-270 сумга артыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Бәя күтәрелү мәктәпкәчә учережденияләрдә расходлар арту белән бәйләнгән.Мәгариф министрлыгы баланың балалар бакчасында тәрбияләнү бәясенең 70 процентын дәүләт үз өстенә ала дип яза. Гомумән алганда бакчага...
-
“Әтнә таңы”ның яңа җитәкчесе
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде һәм без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, аңа уңышлар телибез. Сүриябезгә "Татар рухы һәм каләм" Бөтенроссия конкурсы бәйгесендә бүләк тапшыруы белән дә якын ул безгә... Эльвира Әхмәтова 2015 елның июленнән агентлык җитәкчесе урынбасары иде. Искәртеп үтәбез: элеккеге...
-
Әтнәнең Җөлбие юллы булачак
Кире кайтып Яңа Җөлби юллы булачак 11 нче декабрь санында Люция Гарипованың "Җөлби халкының зары" дип исемләнгән мәкаләсе басылган иде. "Районыбыз халкының зарланыр урыны юк, дип беләм. Әмма минем зарланырлык урыным бар, бу минеке генә түгел, Җөлбидә яшәүче авыл халкымның һәм аларның балаларының зары. Ничә ел интеккән борчуыбыз, зарыбыз -...
-
Әтнәдә көрәшне яраталар
Спорт Келәмдә чыныгу алган - авырлыкка сыгылмас Көрәш белән җенләнгән егетләр яши бездә. Спорт мәктәбенең көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр арасында да безнекеләр аерым урын алып тора. Безнекеләр дигәнем - Мәңгәр авылы егетләре. Араларында беренче сыйныфтан шөгыльләнүчеләре дә, әле яңа гына көрәшкә кереп баручылары да бар. Шулай булмыйни, район сабантуйларының батырлары- Ирек...