17 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә «Милләтләр кроссы» уза
21 сентябрь көнне Әтнәдә «Милләтләр кроссы» уза. Һәр елдагыча спорт яратучыларга «Милләтләр кроссы»нда катнашырга мөмкинлек туа. Район оешмаларыннан өчәр кеше, моннан тыш быел йөгерүдә гаилә белән катнашырга да була. «Милләтләр кроссы» сәгать 10.00да башлана. Иртәнге сәгать 9.00дә Әтнә дәүләт драма театры бинасында билгеләү башлана. Белми, ишетми калмагыз.
-
Сагындыра Әтнә ипие
Узган елның язында «Әтнә таңы» нда «Сеңлем ,Әтнә ипие бары?» дигән мәкаләм дөнья күргән иде.Мин анда Әтнә пекарнясында пешерелгән ипине халыкның бик яратып алуын,эшчеләрнең тырыш хезмәтен күрсәтеп, аларга рәхмәт белдереп язган идем.Чыннан да Әтнә ипие кибет киштәләрендә искереп ятмады,аны бик тиз алып бетерәләр,ипинең үзенә генә хас тәме ,ләззәтле булганга кайткан...
-
Әтнә укучылары ярышка китте
Республикада мәктәп укучылары арасында янгын сүндерүчеләр һөнәренең үзенчәлекләрен күзаллау буенча ярышлар уза. Әлеге ярышларда безнең Олы Әтнә урта мәктәбеннән 8 кешелек команда да көч сынашачак. 4 егет һәм 4 кыздан торган команда Биектауда узган ярышта үзләрен янгын сүндерүчеләр урынына куеп караячаклар. Республикакүләм ярышта районыбыз укучыларының беренче тапкыр гына катнашулары. «Куркынычсызлык...
-
Комыргуҗа мәктәбе ярминкәдә катнашты
Башкалабыз Казанда ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Ике атна рәттән әлеге ярминкәләрдә яшелчә участогында үстерелгән яшелчәләр белән Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары да катнашты. Шәһәр халкы аларның хезмәт җимешләрен бик теләп алган. "Аеруча без үстергән кишерне һәм яңа өлгергән (свежий) кыярны бик яраттылар", - дип хәбәр иттеләр Комыргуҗа мәктәбеннән.
-
Әтнә полиция бүлекчәсе кабат оештырылды
Махсус боерык нигезендә Россия эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлекчәсе кабат оештырылды. Бүлекчә башлыгы итеп полиция подполковнигы Ленар Әнәс улы Минһаҗев билгеләнде. Яңа оешкан бүлекчә нинди үзгәрешләргә, яңалыкларга дучар булды икән? Бу хакта җитәкченең үзеннән сораштык. Хәзер полиция вәкилләре тагын да артыр дип күзаллыйкмы? Боерык булмагач, бу хакта әйтү урынсыз....
-
Салым түләргә соңга калмагыз
Июль ае башында ук 2013 ел өчен яшәгән йортыма милек салымы түләү турында квитанция килгән иде. Кызганычка каршы, хәзер түләү өчен квитанциямне таба алмыйм. Салым түләргә соңга калмадыммы, аннары аны яңадан каян алырга мөмкин? Гөлнар, Олы Әтнә авылы Газета укучыбызның әлеге соравына Татарстан республикасыныө 5 санлы районара салым инспекциясенең Әтнә...