17 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, ялкаулар бәлеше
Вак итеп шакмаклап бәрәңгене турыйбыз, ит, суган турыйбыз,тәмләткечләр (әнис орлыгы, тоз) салабыз, болгатабыз. Бәлешнең өсте ясау өчен 1 стакан майонез,2 йомырка, 1 стакан он салып камыр туглыйбыз (каймак кебек була). Майланган табага эчлекне салып, өстенә шушы әзерләнгән массаны агызып, ягабыз да, духовкага тыгып пешерәбез. Мәрьям МИҢНЕГУЛОВА, Азнакай районы
-
Әтнәләр хәтерлисезме
Иң зур бүләк - ипи! Без кечкенә идек әле, ялгышмасам, икенче класста укыган чак. Җенем сөймәгән бәйрәмем бар - 23 февраль. Ул көнгә укытучыларыбыз әтиләргә бүләк әзерләтәләр. Бабаңнар булса, берничәне әзерлисең. Пыялага пластилин ябыштырып төрле сурәт ясаудан, кәгазьгә чәчәк ябыштырудан гыйбарәт бу гамәл. Минем эш хутта - әти дә, бабайлар...
-
Әтнәдә 200 сумлык купюрага Казан рәсеме төшерүне яклап флешмоб уздырдылар
"Укучылар оешмасы активистлары бүген мәктәп кысаларында #200Казань флешмобы уздырдылар. Бу флешмоб белән алар мәктәп укучыларын һәм укытучыларын Казан өчен тавыш бирергә чакырдылар. Без - бергә, без - көчле, без - булдырабыз!" - дип хәбәр итәләр Олы Мәңгәр мәктәбе сайтында. Фото да мәктәп сайтыннан алынды.
-
Әтнә урамында ут булачак
Без сезне тыңлыйбыз Район үзәгенең Марсель Сәлимҗанов урамыннан йөрергә яратам. Соңгы вакытта очраган бер кеше урамда ут булмаудан зарлана. "Көзгә керәбез, кичләр караңгы, һай бер ут булса, урамның аскы өлешендә су буе ягында бар ул. Безнең өске яктагы баганаларда да бар аның лампочкалары, уты гына юк. Нишләп юк икән? Марсел...
-
Әтнәләр шигырь тыңлады, парк белән танышты
"Татарстан командасы" иҗтимагый башлангычлар хәрәкәте кысаларында бүген районыбыз үзәге Олы Әтнәдә берничә чара узды. Иң элек район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыдылар, аларга шигырь сөючеләр дә кушылды. Әлеге иҗади бәйрәмнән райондашлар үзәк паркка күчтеләр. Анда Олы Әтнә мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары парк белән таныштылар. Парк һәм скверлар елы...
-
Әтнәдә сенаж да, силос та күп
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, Әтнәдә 85,7 мең тонна сенаж, 32 мең тонна силос әзерләнде. Бу республикада шактый зур саннар санала. Бер баш терлеккә 20,7 центнер шартлы азык берәмлеге туры килә.
-
Әтнәнең тагын бер авылы яңа ФАПлы булды
Махсус программа нигезендә, Әйшияз авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
-
Әтнәдә – 83 %
Кукурузны бөртеклеләргә суктыру эше әлегә авыр бара. Көн саен диярлек койган яңгырлар туктатып тора. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы 16 сентябрьгә республика буенча ул 19 процентка башкарылды дип хәбәр итә. Ә менә Әтнәдә үтәлеш - 83 %.
-
Әлфинә чүт юләрләр йортына эләкмәгән - "Әтнә таңы"
- Чирләсәм дә, чирне аяк өсте үткәрәм, бик бирешеп бармыйм. Даруның да көченә ышанмыйм. Температура бик нык күтәрелеп китсә генә, "Парацетамол" эчәм, электән калган гадәт инде ул. Узган елны кыш буе битлек киеп, борынга "Оксолиновая мазь" сөртеп йөрдем, барыбер чирләдем. Миңа калса, вируслардан алай гына качып калып булмый. Хастаханә -...