17 октябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнә терлекләреннән кан алалар
«Күмәк хуҗалык терлекләреннән кан ала башладык», - дип хәбәр иттеләр «Ветстанция» бүлегеннән.
-
Утырталар да, илтәләр дә
«Агач утырту акциясе дәвам итә. «Промкомбинат», «Батыр» биналары янына юкә, миләш агачлары утырттык.
-
Арыда әнә шундый чөгендерләр үсә
Рәсемдә: Ары мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова үз бакчасында үскән чөгендер белән. Фидаил КАДИМОВ фотосы.
-
Кызыксындыру бүләгенә лаек булды
Олы Әтнә мәктәбенең II сыйныф укучысы Алмаз Бадиковның "Ашытка аккошлар кайтты" фотосурәте республиканың экологиягә багышланган фотографияләр конкурсында катнашты. Укучыга "Ашыт" заказнигы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов министрлыкның кызыксындыру бүләген тапшырды.
-
Көзге томан
Ап-ак сөттә чайкаганнар, Акшарларга манганнар. Чит-читләрен бөкләмичә Урман-кырга япканнар. Бу томанның эчләрендә Кыш-бураннар дулавы. Язын иркен басуларда Гөрләвекләр шаулавы. Җирне дымга туендырып, Яуган ләйсән тамчысы. Җәен күкне телгәләгән Утлы яшен камчысы. Табигатьнең могҗизасына Шаккатып карап торам. Акрын гына йөзеп бара Иртәнге көзге томан.
-
Әтнә районында 9 километр асфальт җәелде
Юл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов эш бүлмәсендә: "Тиздән кар да ява икән", - дип, синоптиклар фаразы язылган кәгазьләрне актара иде.