18 март 2015 яңалыклары
-
Олы Әтнә балалар бакчасы, җир мөлкәте һәм мәшгульлек үзәге коллективлары
-
Әтнәдә яңа җитәкче
Район башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе итеп Рамил Шәрифулла улы Зыятдинов билгеләнде. Югары белемле, өйләнгән, ике бала атасы.
-
Мәгариф бүлеге, “Әтнә таңы“ редакциясе һәм Укучылар йорты хезмәткәрләре чыгышы
-
Әтнәдә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды
Әтнә хакимияте администрациясендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.
-
"Гостехнадзор" инспекторы: "Әтнәдә кимчелекләр булса да, әзерлек начар түгел”
"Күңгәр" хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм техник күзәтү (техосмотр) таләпләренең үтәлеше тикшерелде. - Вак-төяк кимчелекләр булса да, район хуҗалыкларының күпчелегендә язгы эшләргә әзерлек начар түгел, - дип саный "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров. Моны хуҗалык тракторчысы мисалында тикшерделәр. Тракторчы утсүндергечне, авария билгеләрен һәм "Аптечка"ны җиргә тезеп куйган. Инспектор әнә...
-
Әтнәдә наркотикларга каршы акция
16-17 март көннәрендә Россия эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы полиция бүлеге тарафыннан , массакүләм матбугат чаралары белән берлектә, бөтенроссия наркотикларга каршы » Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» акциясенең ведомствоара беренче этабы үткәрелә. Максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы җәмәгатьчелекне җәлеп итү, наркотикларны кертү каналларын ябу, наркотикларны хәзерләү, тарату...
-
Әтнә кызлары конференциядә чыгыш ясаячак
"Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нең өстәмә белем бирү педагогы Алсу Газизҗанова үз түгәрәгенә йөрүче тегүче кызлар белән берлектә Лобачевский исемендәге республикакүләм конференциядә фәнни эш белән катнашканнар иде. Аларның татар халкының борынгы милли кием үрнәкләрен хәзерге заман модасында куллану алымнарын өйрәнеп, эзләнү эшләрен жюри югары бәяләгән һәм икенче - ачык турга чакыру...
-
Әтнәдә узган концерт берәүне дә битараф калдырмады
Шаулап-гөрләп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район оешмалары арасында уздырылучы "Ил аклыгын яклап, җир хаклыгын саклап" дип исемләнгән театраль концерт-тамаша бәйгесе үтеп тә китте. Һәр оешма үз чыгышын үзенчәлекле, кабатланмас итәргә тырышты. Беренче чыгыш ясаучы оешмаларга җиңелрәк иде, чөнки ни уйласалар, шуны күрсәтә алдылар. Иң авыры ахыргы көнгә калган оешмаларга...