18 август 2015 яңалыклары
-
Әтнә чупакабрасы
Соңгы елларда телгә ятышсыз әнә шундый сүз барлыкка килде. Кечерәк вакытта балаларны "Әнә бүки килә" дип куркыту бар иде. Чупакабра да әнә шундый куркыту "коралы" хәзер. Ниләр генә майтармый ул, гадәттә терлекләргә, тавык-чебешкә, каз-үрдәккә зыян сала. Ничек кенә сурәтләмиләр, кемнең фантазиясе нинди, хәер ничек сөйләсәң дә була, үзен күргән кеше...
-
Әтнә укытучыларының секция утырышлары тәмамланды
Секция утырышлары тәмамланды Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Бу уңайдан август конференциясенең секция утырышлары ахырга якынлаша. Соңгысы - физкультура һәм ОБЖ укытучылары өчен - бүген Бәрәзә төп мәктәбендә узды. "Конференция үзе исә 25 августта үтәр дип көтелә", -дип хәбәр итәләр район мәгариф бүлегеннән.
-
Әтнә артистлары эшкә чыкты
Җәйге ялларын төгәлләп, кичә, 17 августта, Әтнә дәүләт драма театры артистлары эшләрен дәвам иттеләр. Тамашачылар өчен яңа спектакль - Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәрен сәхнәләштерүләрен ишеттек. Соңрак бу хакта тулырак язарбыз әле... Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 18 августта, Әтнә дәүләт драма театры бинасында активистлар белән...
-
Әтнәдә Самат Шакирны искә алдылар
Күәм авыл китапханәсендэ якташ шагыйребез Самат Шакирнын тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Батырлык һәм матурлык җырчысы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне китапханәче Вафина Луиза алып барды. Тамашачылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен, сүзләренә язылган җырларны тыңлап киттеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичәнең азагында барлык катнашучылар...
-
Әтнәдә уңыш республиканың уртача уңышыннан югары
Май, июнь айларында, нәкъ үсемлекләргә кирәк чорда бер тамчы да яңгыр төшмәде. Инде менә урып-җыю чоры җитте, көн саен диярлек кайбер урыннарда күктә болытлар куера. Ашлык киптерү җайланмалары булмаган фермерлар бөртекне ничек киптерергә белми аптырый. Синоптиклар фаразлавынча, алдагы берничә көндә кабат явым-төшем көтелә. Ә менә 20 августтан соң тотрыклы һава...
-
"Әтнә таңы" - өченче этаждан егылып төшкән
Әлеге фаҗига Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ поселогында килеп чыккан. 15 комплекста 3 этаждан 12 яшҗлек яшүсмер егылып төшкән. Күп травмалар алган үсмерне хастаханәгә озатканнар. Аңа нейрохирурглар ярдәме кирәк булуы ачыкланган. Әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә.
-
Әтнәләр дә "Минем уңышларым - Татарстан уңышлары" бәйгесенә кушыла
Татарстанда " Минем уңышларым- Татарстан уңышлары" эссе һәм фотографияләр бәйгесе башланып китте. Аны республика туризм буенча дәүләт комитеты, Фән һәм мәгариф министрлыгы, Яшләр эше , спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә республика " Президент белән бергә" җәмәгать хәрәкәте оештыра. Әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләр шәхси уңышлары яки республиканың ирешкән уңышлары турында...
-
" Әтнә таңы" - "Татарстан – көчле һәм тынычлык сөюче регион"
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны...
-
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының республика гражданнарына мөрәҗәгате
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Республика Министрлар Кабинетының 1995 елның 5 августында дөнья күргән 545нче карары нигезендә, гражданнардан, аларда сакланучы коралны, сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрне түләп җыюны дәвам итә.0 Ирекле рәвештә китереп биргән өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елгы 2 октябрьдәге 724нче карары буенча, тагын да арттырылган акчалата...