18 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә “ФОРПОСТ”чылар очрашты
Безнең техникумда 2007 елдан бирле 20 студентны үз эченә алган "ФОРПОСТ" отряды эшли.
-
Әтнә архивына 280 мөрәҗәгать кергән
Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр районның архив хезмәтенә 280 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Әтнә суы йомшак
Әтнә суы йомшак Олы Әтнәнең икенче яртысына «Чиста су» кертелә башлап, тәмамланып килгәнлеге хакында газета укучыларыбыз инде хәбәрдар. Сынау өчен торбаларга суны җибәреп тә карадылар.
-
Тикшерә башлыйлар
19 ноябрьдән «Легаль булмаган мигрант» операциясенең өченче этабы башлана һәм ул 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Район халкына бу яңалык түгел, чит илдән килүчеләрнең яшәү һәм эшләү тәртипләре закон таләпләренә җавап бирәме-юкмы икәнлеге тикшереләчәк. Чит ил гражданнарын фатирга кертүчеләргә дә кагыла бу.
-
Әтнәдә агачлар утырттык
Республикада барган агач утырту акциясе турында барыбыз да ишетеп беләбез. Әлеге акциягә безнең район хезмәткәрләре дә теләп кушылып, районны яшелләндерүгә үзеннән өлеш кертте.
-
Әтнәләргә беренчелектә беренче булырга язсын
20нче ноябрь көнне бер төркем спортчыларыбыз Татарстан күләмендә уздырылучы спорт бәйгеләрендә катнаша.