19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татарстанның агросәнәгатендә GPS системасы гамәлгә керә - “Әтнә таңы”
Моннан ике төрле файда алырга уйлыйлар: беренчедән, техниканың тик тору очраклары, икенчедән, ягулык-майлау материаллары чыгымнары кими. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының пресс-хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көндә әлеге система белән бик күп трактор, комбайн, автомашиналар җиһазландырылган инде. Бу өлкәдә аеруча Азнакай, Актаныш, Арча, Тукай районнары актив.Моннан ике төрле файда алырга...
-
Әтнәләрне кисәтәләр
Районның 108нче янгын бүлеге начальнигы Илнур Гиндуллин, буран, кар көртләре, автомобильнең таеп китү куркынычлары белән бәйле вазгыять уңаеннан, Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе утырышы булуын хәбәр итте. Алдагы берничә көндә мондый хәлнең кабатлану куркынычы бар. Шуңа күрә сак булырга, бик мөһим булмаганда ерак юлга чыкмаска киңәш итәләр. Барыннан да...
-
"Безнең тарих фаҗигале..." – “Әтнә таңы”
Безнең тарих фаҗигале, Безнең язмыш яралы. Безгә тәкъдир насыйп иткән Актан бигрәк караны. Кылычтан үткән кавем без, Ватаныннан куылган. Дөньяны яулар көчебез Җир йөзеннән җуелган. Богауланган горурлыгы, Тарайтканнар ызанын. Күпне күргән халкым, әмма Югалтмаган иманын! Онытмаган бисмилласын Манаралар ауганда. Аллам диеп яуга кергән Күктән кургаш яуганда. Калдырмаган уразасын, Калдырмаган намазын,...
-
Әтнәдә теләгән кешегә эш табыла
Мәшгульлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә әлеге үзәктә 47 кеше исәптә тора. Узган ел бу сан 62 булган. 2015 ел барышында үзәктән 21 кеше укырга җибәрелеп, икенче һөнәргә ия булган. Исәптә торган 37 кеше җәмәгать эшләрендә катнашкан. 3 кеше үзәк ярдәме белән үз эшен булдырган. Бүгенге көндә исә мәшгульлек үзәгендә...
-
Татарстанда кар яву дәвам итәчәк - “Әтнә таңы”
Синоптиклар Республикада көчле салкыннар көтелми диләр. Бүген һава торышы аязучан болытлы булачак. Кар, урыны белән юеш кар явачак. Кайбер районнарда буран булырга мөмкин, вакыты белән җил көчәеп ала. Юлларда бозлавык, саграк булыгыз. 5-9 градус, вакыты белән 12 градус суыклык булачак. Алдагы көннәрдә дә шундый ук һава торышы көтелә, бераз суытачак.
-
Әтнәләр, этләрегезне бәйгә куегыз!
Олы Әтнә авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр бу сүзләр сезгә атап әйтелә. Игътибар итәсездер, соңгы вакытта урам тутырып этләр йөри башлады, кичен дә иртән дә очратып була аларны, зуры да, кечкенәсе дә бар. Араларында муенчаклы этләр дә очрый. Димәк боларының хуҗалары бар. Бәйгә куегыз! Этләрне аулау башланачак.
-
Әтнә больницасының поликлиникасында төзекләндерү эшләре башланды
Максатчан программа Әтнә больницасының поликлиникасында төзекләндерү эшләре башланды Район үзәк больницасына соңгы көннәрдә күренергә килүчеләр өчен бу яңалык түгел. "Килгән шәпкә табибларны табу читенрәк булды, лабиринтта йөргән кебек йөрдек. Күрсәткеч язулар бар үзе, аңламаганын сорадык..."- диләр күренергә килүчеләр. Сүрия МИНГАТИНА Поликлиникага, беренче, бишенче блогларга капиталь ремонт көтелүен хәбәр иткән идек....
-
Әтнә сөте кимеми
Шөкер, башкалар белән чагыштырсак, район күмәк хуҗалыклары сауган сөт арта бара. 18 гыйнварга Әтнәдә барысы 143 тонна сөт саудылар. Бу узган елгыдан - 23, ай башыннан 3 тоннага артык. Райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2,67 килограмм ук булган. Бер гектарга Балтач районы сыерлары - 2,16, Сабаныкылар 2,03 килограмм сөт...
-
Әтнәгә грипп яныймы
Соңгы тәүлектә генә дә Россиянең төрле регионында грипп диагнозы белән 100 гә якын авыру теркәлгән. Илдә соңгы ун ел эчендә иң көчле булган грипп эпидемиясе башлана дип кисәтә табиблар. Беренче билгеләре гадәти салкын тию белән охшаш булган бу авыру ел башыннан 9 кешенең гомере өзелүгә китергән инде. Табиблар моны грипп...