19 март 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә наркоманнар юк
Әтнәдә наркотиклар әйләнешенә багышлап уздырылган утырышта федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсеннән килгән Фәридә Кәримуллина: "Хәзер куркыныч төркемгә керүчеләрне ачыклап, шулар белән эшли башларга кирәк. Кызганыч, әмма икътисадый мөмкинлекләр ирек бирми әле", - дигән иде. Бу уңайдан Габдулла Тукай исемендәге техникумның директор урынбасары Резеда Гарипова әйткән сүзләр истә калган. - Техникумда...
-
Булмас димә!
Без узган гасырның алтмышынчы елларында мәктәптә укыганда газета-журналларга бастырылган Адлер Тимергалин һәм башка язучыларның маҗаралы хикәяләрен укып үстек. Быел августның якшәмбе иртәсендә Татарстан радиосыннан Адлер Тимергалинның 1981 елда язылган "Рашат эффекты" дигән хикәясе буенча Г.Камал исемендәге театр артистлары уйнаган радиоспектакльне тыңладым. Шул ук елда Казан шәһәрендә яшәүче, иптәшләре белән качышлы...
-
Мирас ничек билгеләнә
Хөрмәтле редакция! Мирас билгеләү кем тарафыннан һәм ничек башкарыла? Шул хакта язып үтмәссезме? Рузания, Әтнә Рузания сезнең сорауга район прокуроры Нурия Сабирҗанова җавап бирә.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша
Бу бәйрәмне илебездә бик зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Моның өчен махсус карар кабул ителеп, төрле дәрәҗәдә комиссияләр булдырылды. Ватан геройлары санынча дип Җиңү паркында 378 агач утыртырга килештеләр Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган елның октябрь аенда. Ә Михаил Черепановның исәпләве буенчабу сан 770 була. Татарстанда туып, читтә яшәгән, Дан орденының...
-
Түбән Көектә дә җиңүчеләр бар
Мәгърифәтче - галим Каюм Насыйри укуларында катнашучылар турында хәбәр итүебезне дәвам итәбез. Түбән Көек урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Дилә Галиәхмәтова ( җитәкчесе Гөлшат Галиәхмәтова) әлеге бәйгедә икенче урын яулады. Шушы ук мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Әминә Хафизова һәм 9 сыйныф укучысы Альберт Нуриев әлеге укуларда Мактау грамоталарына лаек булдылар.