19 май 2015 яңалыклары
-
Әтнә районы Күәм авылында да дәгъвачылар сайланды
Күәм авылында да «Бердәм Россия»нең партия эчендә алдан тавыш бирү - праймериз сайлаулары узды: авыл җирлегенең округларында депутатлыкка кандидатлыкны дәгъва итүчеләр сайланды. Кандидатлар кыскача үз платформалары белән таныштырдылар. Биредә район советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Айрат Каюмов та катнашты.
-
“Әтнә таңы“ - суга батып үлгән
Өч ир балык тотып утыргач, бераз аракы эчеп алырга уйлый. Аннан ятып йоклыйлар. Иртән уянгач, бер дусның алар янында булмавы ачыклана. Бу хәл Әгерҗе районының Ижевка елгасында була. Туганнары белән ирне өч көн эзлиләр. Хәтта күрәзәчегә барып җитәләр. Ул ирне урманда дип әйтә. Әмма Чаллы коткаручылары кичә аны елга төбеннән...
-
Әтнәдәге “Яшь шагыйрь” һәм “Яшь прозаик”
Күәм урта мәктәбе укучылары яңадан-яңа уңышлары белән сөендереп торалар. Шуларның соңгысы белән таныш булыгыз. Казан шәһәре «Пирамида» күңел ачу комплексында Бөтенроссия яшь язучылар «Илһам» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйгедә мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Шиһапова Айгөл (укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы) «Яшь шагыйрь» һәм «Яшь прозаик» номинацияләрендә җиңү яулап ,...
-
Әтнә журналистларын район башлыгы котлый
Хөрмәтле Матбугат хезмәткәрләре! Үзебезнең "Әтнә таңы" җурналистлары, районыбыз редакциясе хезмәткәрләре! Сезне Әтнә районы хакимияте исеменнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез "Татарстанда матбугат көне" белән котларга рөхсәт итегез. Без барыбыз да газета-журналлар укып үстек, әле дә укыйбыз, соңгы яңалыклар белән безне матбугатта эшләүчеләр таныштыра. Шулай гадәтләнгәнбез, күп вакытта бу хәбәрләр артында журналист...
-
“Әтнә таңы“ журналистлары уйлана
Көн кадагы Каләм изгегә тарта... Республика халкы Матбугат көнен бәйрәм итэ. Һәр чорның үз авырлыклары булган кебек бүген дә кыенлыклары җитәрлек аның... Беренче карашка бар да яхшы кебек, әллә ничә газета чыга, республиканыкы да бар, район газеталары да, сарысы да, агы да дигәндәй, моңа өстәп кем газета чыгарырга тели шул...
-
Әтнәдә зур футбол бәйгесе узачак
Зур футбол бәйгесе узачак Спартакиада кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Беренче урынга - Олы Әтнә мәктәбе, икенче урынга - техникум, өченче урынга - Шашы, дүртенчегә - Күңгәр мәктәбе командалары лаек булды. Шулай ук спорт мәктәбе беренчелегенә пляж волейболы буенча бәйге нәтиҗәләре дә билгеле. Кызлар арасында: Шашы-1,Мәңгәр -2, Комыргуҗа-3;...