19 июнь 2014 яңалыклары
-
Тагын калдырып китәсең әни
Артларыңнан синең йөгерәм, Әни! Калдырып син тагын китәсең... Тагын ничә көннәр,атна айлар Кайтуыңны сагынып көтәсе... Ызаннардан йөгерәм яланаяк Кайнар яшьләр тама битемнән, Ни йөрәгең белән калдырасың Әллә йөрәгең дә юк микән? Балчык ата-ата куалыйсың Абыныплар кабат егылам Син йөгергән саен артларыңнан Калдырма! дип кат-кат ялынам. И язмышлар ...кемдер нарасыен Күз...
-
Әтнәдә исерек шоферлар саны кими
Бәйрәм араларында, 12-15 июнь көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан районыбыз юлларында тәртип бозучыларга 31 протокол төзелгән. 6 кеше саклану каешын такмаган, 1 ата-ана юлга бала утыргычсыз чыккан. 3 машина йөртүчегә тонировка өчен эләккән. 1 йөртүче җәяүлене үткәрмәгән. 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән, Аллага шөкер, тән җәрәхәтләре юк. 1 машина йөртүче эчеп...
-
Әтнәдән “Мальчик”– беренче!
Безнеке Яңа Кырлай сабан туенда Илсур Габдрахмановның ("Кәчәм" Илсуры дип белә халык) "Мальчик" кушаматлы аты беренчелекне бирмәде. "Глория"се бик азга гына калышты. Әлеге милли бәйрәмнең ни дәрәҗәдә икәнлеген күзаллау өчен, Мәскәүдән, Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар кайтуын, җитәкчеләр килүен, безнең республикабыз премьер-министры урынбасары Март Әхмәтовның катнашуын да әйтү җитәдер. Милли уеннардан...
-
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы"– Әтнәдә
Олы Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасы республика күләмендә узган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" бәйгесендә катнашып җиңүгә иреште һәм бер миллионлык грантка ия булды. Бакча мөдире - Әлфия Исламова.
-
Ташчишмәдә медицина пункты ачылды
Районыбызда республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында дүртенче фельдшер- акушерлык пункты ачылды. Алдагылары Ары, Югары Сәрдә, Иске Мәңгәр авылларында ачылган иде. Нәкъ тә шундый модуль-блок тибындагы чәршәмбе көнне ачылгансәламәтлек саклау йортына авыл халкы белән бергәләп мин дә куанып кайттым. Сәламәтлек саклау министрлыгының капитал төзелеш идарәсе башлыгы Фәнис Әфкать улы Исхаков та:...
-
Әтнәнең сәнгать мәктәбе укытучысын бүләкләделәр
Мәдәният елы уңаеннан, яшь буынны эстетик тәрбияләһгә зур ңлеш керткәне өчен балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Финә Сафиуллина Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.