19 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә минималь хезмәт хакы күләме арта
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 1 июльдән минималь хезмәт хакы размерын 7,5 мең сумга җиткерү турындагы закон проектына имза салды. Ул 21 процентка арта. Премьер-министр да яшәү минимумы берәмлеген 400 сумга диярлек арттыру турындагы закон проектын имзалады. Хәзер ул балалар өчен 9677 сум, пенсионерлар өчен 8025 сум һәм эшләүчеләр өчен...
-
Йөртүчесез КамАЗ дөнья күрә - “Әтнә таңы”
Завод аларны тагын 9 елдан чыгара башларга исәпли. Куллануга җитештерү 2025 елда башланса да, тест режимында "КамАЗ"ның үзендә ул 2018 елда ук җитештерәчәк. Бу хакта заводның генераль директоры Сергей Когогин әйткән. Техник яктан проблема юк, ди. Тик закон ягын һәм җаваплылыкны яраштырасы бар, әйтик, авариягә очраса, нинди җаваплылык каралган һ.б.
-
«Эсседә ураза тоту бик авырлашты, кыш айларына калдырсам ярыймы?» - "Әтнә таңы"
Рамазанда мөселман кешесе ашау-эчүдән һам якынлык кылудан гына сакланмый, барлык начар гадәтләрдән тыела. Дин белгечләребез раславынча, ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманын ныгыта. Укучыларыбызны уразага нисбәтле күп сораулар борчый. Аларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете...
-
2030 елга Германиядә бензин ягучы автомобильләр сатылмый башлый - “Әтнә таңы”
Германия хөкүмәте экологияне кайгырту максатыннан, тагын 15 елдан бензин кулланучы машиналарны сатуны туктатачак. Нәтиҗәдә 2050 елга илдә углекислый газ чыгару 80-95 процентка кимиячәк. Бу хакта илнең икътисад министры урынбасары әйткән. " Bloomberg" агентлыгы әнә шулай ди.
-
Әтнәләр яшенле яңгырлар көтелә
19 июньдә синоптиклар Татарстанда һава торышы начарлануы турында кисәтә. Ялларда һава температурасы көндез 25-31 градуска кадәр күтәрелсә дә, 19 июньдә республикада урыны белән яшенле яңгырлар, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне мониторинглау идарәсе 18-23 июньдә республика урманнарында бик югары янгын куркынычсызлы...
-
Әтнәләр ишеттегезме, Казан ханнарын Кремльдәге Мавзолейда җирләргә җыеналар
Казан ханнарын быел Кремльдәге Мавзолейда җирләргә җыеналар Казанның Кол Шәриф мәчетендә республиканың Фәннәр академиясендә сакланучы татар ханнарының мәет калдыкларын ислам кануннары нигезендә җирләү хакында киңәшмә булды. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram социаль челтәрендә хәбәр итте. Киңәшмәдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин...
-
Әтнә медицина хезмәткәрләре, һөнәри бәйрәмегез котлы булсын
Бүген медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тормышыбызны әлеге һөнәр ияләреннән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Районыбыз авылларында медпунт эшләп килә. Аларда фельдшерлар хезмәт күрсәтә. Рйон үзәк больницасында табиб, шәфкать туташы, санитарка эшли. Медицина хезмәткәрләрен үз чиратында без дә бәйрәмнәрен белән ихлас күңелдән котлыйбыз.