19 июль 2016 яңалыклары
-
Уйлап таба беләләр Әтнәнең Бәрәскәсендә
Чишмәләрне төзекләндергәнгә ияләнгән инде без. Карап сокланабыз да:"Рәхмәт бу эшне башкаручыларга", дибез. Ә менә Бәрәскәдә яңарак кына төзекләндерелгән кое каршында озак сокланып тордым. Чишмәдер дип туктаган идем, кул белән әйләндереп чыгара торган кое булып чыкты. Коеларны да шулай матурлап "киендереп" була икән. "Исеме ничек соң бу коеның?" дип сорыйм узып...
-
Әтнәдә кем кул белән, кем ...
Олы Әтнә авылында юл буйлары печәннән, үсемлекләрдән арындырыла. Әлеге эшне Олы Әтнә авыл җирлеге җитәкчелегендә оешма эшчеләре башкара. Кемдер чалгы белән чаба, кемдер бензин салып җайлаштырылган чапкыч белән. Уртак тырышлык белән авыл чистара. С.Мингатина фотосы
-
“Әтнә таңы”на “Дусым”нан ашыгыч хәбәр килде
18 нче июл көнне "Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бөртекле культураларны урып-жыюга кереште. Комбайчылар: "Мега" комбайнында Әхмәдуллин Рәдис, "Тукано"да - Хәмидуллин Шәүкәт, "Полесье" комбайнында Загафаров Фиргат. Арышны сугу мөмкинчелеге тугач та 120 тонна сыешлы капчыкларга MURSKA агрегатында аны издереп тутырабыз. Ашлыкны капчыкларга тутырунын өстенлекләре: 1. Урып-җыюны иртәрәк башларга мөмкинчелек бирә 2....
-
Әтнә җирлегендә урамнар караулы
Яңа Әтнә авылы урамына таш түшәлгәнен хәбәр иткән идек. Сөендерәбез, халык телендәге РТС авылы урамнарына таш түшәлеп бетте. Бүгенге көндә Шәкәнәч, Кече Әтнә авыллары урамнарына вак таш җәелә башлады. Бу эшне ОАО "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогы юлчылары башкара. Юллар дәүләт программасы нигезендә бирелгән һәм референдум карары нигезендә җыйналган акчалар...
-
Әтнәләр онытмадыгызмы?
2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырмы? Бу Татарстанда яшәүчеләрнең һәм безнең активлыгыбызга бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Казан Кремленнән соң Кол Шәриф мәчете дә яңа банкнотлар...
-
Бәхет оныттымы икән мине... – “Әтнә таңы”
Ниләр яздың икән миңа язмыш? Гел кайгы- хәсрәт һәм тарлыкмы? Әллә бәхет оныттымы икән Бу дөньяда минем барлыкны? Шатлыкларның сукмаклары бер дә Төшмимени минем тарафка? Нигә бер яктылык өстәлми соң Минем моңнар баскан карашка? Тирә юньне нурга күмгән чакта, Минем почмак нигә караңгы? Никләр болай кырыс сыныйсың син Үзең гомер...
-
Президент янәшәсендә һаман Әтнә егете
Карарга ук рәхәт бит, җәмәгать. Безнекеләр Президент янәшәсендә. Сөбханалла! Таһир Насыйбуллинны таныдыгыз инде, Әтнә оныгы, ул һаман илбашы янәшәсендә . 5 телне камил белгән егет тагын кайда булсын инде. Уңышлар телибез үзенә.
-
Әтнә бакчасында мәйданчык төзелде
Чәчәкләр күзли - күзли, матурын эзли - эзли, мин бакчага җиткәнмен - хәтта узып киткәнмен... Балачактан хәтергә сеңеп калган бу юлларны миңа әтием өйрәткәне истә. Әле дә нәни улымны бакчага әзерләгәндә мин еш кына шул юлларны кабатлыйм. - Бакчаны узып китеп була мени инде, әни, - дип беркатлы карашын миңа...
-
Әтнәдә “Ленин” башлап җибәрде
Урак-2016 Әтнәдә "Ленин" башлап җибәрде Үз гомерендә һәркемгә, бер генә мәртәбә булса да, бу хозурлыкны күрергә насыйп булсын. Җәйрәп яткан 170 гектарлы басуга 8 комбайн кереп китте. Сүрия МИНГАТИНА Республикабызның кайбер районнары уракка берничө көн элек тотынганнар иде. Әле безнекеләр соңрак чыгар, дип йөргәндә Ленин исемендәге хуҗалыкның борчакка тотынасы мәгълүм...
-
Әтнәдә җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 19 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразына караганда, республикада кызу көн көтелә. Кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Татарстанда көндезге һава температурасы 24-29 градус җылы булачак. http://intertat.ru/
-
Әтнәдә таң ата
Ары авылында яшәүче хәбәрчебез Фидаил Кадимовның таң ату күренешенә карап, сокланып утырдык. Әлеге фотоларга карап, сездә хозурланыгыз әле, хөрмәтле укучыларыбыз. Ә Фидаил әфәндегә алга таба да искиткеч фотолар төшерү насыйп булсын. Ә без һәрвакыттагыча күзләребезне ял иттерербез.
-
"Ана капиталы"на үзгәрешләр кертелде – "Әтнә таңы"
Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән...