19 август 2017 яңалыклары
-
Йөрәк пристубын бер минутта ничек туктатырга
Если у кого-то начался сердечный приступ, появилась сильная давящая, жгучая боль за грудиной, которая не проходит, тогда нужно срочно вызывать скорую помощь. Но бывают в жизни такие ситуации, что «неотложка» не может добраться, да и таблеток нет под рукой. А если и есть, то они при инфаркте практически не помогают....
-
Бер очрашу – бер гомер
Чишмәле Сап авыл клубында хөрмәтле галим, педагог, журналист, язучы Илдар Мәлик улы Низамов якташлары белән очрашты. Чараны клуб мөдире Бариева Маһинур оештырды. Китапханәче Гарипова Йолдыз бирегә язучының китаплары күргәзмәсен куйган иде. Очрашуга Илдар ага тормыш иптәше Мөсфия ханым белән бергә килде. Авылдашлары, яшьтәшләре белән очрашу чәй өстәле артында дәвам итте....
-
Бер-ике көнлек эш бар
Күәм авылының урамнарына үзара салым акчасына таш салынганны яктырттык, олы урамнарда инде эш төгәлләнде. Аннан соң авылның олы юлдан читтә булган өч тыкырыгы, мәктәп алды рәткә китерелде. "Берничә урам бар, вак таш җитәрлек әзерләнде, бер-ике көнлек эш калып бара...", - дип хәбәр итте Күәм авыл җирлеге башлыгы Ревал Гатауллин. Урып-җыю...
-
Асия әби футбол уйный
Рәсемгә карап сөбханалла, дип әйтеп куегыз башта. Ары авылында яшәүче Асия әби Сабированы газета укучыларыбыз яхшы белә, бик актив, өлгер, хәрәкәчән ул. Балалар сабантуенда балалар белән капчык бәреш уенында катнашканын фотога төшереп сурәтләдек, нинди ярыш-бәйге оештырыла, берсеннән дә калмый ул. Велосипед бәйгесе дә чит түгел, башкасы да... Хәтерлисездер 90 яшьлек...
-
Бергәләп ярыштылар
"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл". 12 августны Бөтенроссия физкультурник көне буларак билгеләп үтү әнә шул гыйбарә бик популяр булган чорда барлыкка килә. Егерменче гасырның 20-30 елларында бу бәйрәм киң яңгыраш таба. Спортчылар илнең иң популяр кешеләренә әверелә. Ул чорда бер генә бәйрәм демонстрациясе дә гимнастлар, футболчылар, гомумән, спорт сөючеләрдән башка узмый....
-
Урып-җыю хәвеф-хәтәрсез узсын
Җәйге һәм көзге чорда кырларда янгын чыгу җитди проблема тудыра, чөнки бөртекле культуралардан калган калдыклар һәм салам тиз янып китүчән масса булып тора. Әле күптән түгел генә, ягъни 16 июльдә Арча районының Казанбаш авылы янәшәсендә басуда печән чабучы «Ягуар-850» комбайны тулысынча янып бетте. Янгын комбайнның двигатель отсегындагы электр чыбыкларының төзексез...
-
Сергей Шашуров кабул итә
23 август көнне сәгать 14.00дә Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсендә Татарстан Республикасының Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Сергей Шашуров гражданнарны кабул итә. Борчыган һәм кызыксындырган сорауларыгыз булса, Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсенә килү яки 2-22-89, 2-10-69, 2-10-67 телефоннарына алдан шалтырату кирәк. Кабул итүгә язылу 21 августка кадәр генә башкарыла.
-
Яңа секция эшләячәк
Мәгариф хезмәткәрләренең республика пленар утырышы быел Мөслим районында узды. Анда безнең районнан да вәкилләр катнашты. Бүген Олы Әтнә мәктәбе базасында "Мәктәптә сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү" исеме астында мәктәп директорлары һәм директор урынбасарларының киңәшмәсе үткәрелде. Анда мәгариф бүлеге методистлары, ике мәктәптән директор урынбасарлары чыгыш ясады. Шулай ук предметлар буенча секцияләр...
-
61 тапкыр бозганнар
7-13 август көннәрендә әнә шуның кадәр юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кагыйдә бозу очрагының унысы - руль артындагыларның тизлекне тиешледән арттыруы белән бәйле. Куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр саны исә - унбер. Төзек түгел машина руле артына утырган - биш, штрафын вакытында түләмәгән...
-
«Уңыш-2017» операциясе дәвам итә
Урып-җыю чоры башлану белән бергә Эчке эшләр бүлеге уңышны югалтуларсыз җыеп алу максатыннан профилактик чара игълан иткән иде. «Уңыш-2017» операциясе барышында бүлек хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы белән бәйле транспорт чараларын тикшерәләр, закон бозу очраклары күзәтелсә, андыйларга карата тиешле чаралар күрелә. Операциянең максаты - авыл хуҗалыгы продукциясен урлауга юл куймау. Бу хакта...
-
Киңәшләрегез булса – шалтыратыгыз
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" депутат-хатын-кызлар оешмасы Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә 21 август көнне, сәгать 9.00дән 17.00гә кадәр бала тудыруны арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары мәсьәләсенә кагылышлы "Кайнар линия" оештыра. Аралашу өчен телефон - 8(843)236-00-71
-
Әтнәдә узган Республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Машина белән сыер саву операторларының 44нче Республика бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләрне Кала Тау ресторанында бүләкләделәр. Бүләкләрне тантаналы шартларда конкурс судьялары - Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хазипов һәм терлекчелектәге тармаклар үсеше бүлеге начальнигы Сирень Нигъмәтҗанов тапшырды. Машинада сыер саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы исемен, 98,5 балл җыеп, Мамадыш муниципаль...
-
Игътибарсызлыктан файдаланганнар
Район күмәк хуҗалыкларының берсендә барган ферма төзелешендә эшләүчеләрнең эш коралларын урлап киткәннәр. Моңа, иң беренче чиратта, үзләренең ваемсызлыгы сәбәп булган. Эш кораллары тора торган бүлмәнең ишеген йозакка бикләп, ачкычын ишек өстенә куйган алар. Шулай итеп үзләре үк каракка ярдәм иткәннәр. "Әлеге эш буенча тикшерү эше дәвам итә", - дип хәбәр...