19 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сак булыгыз: ялган акча!
Агымдагы елда республикабызда ялган акча ясаучыларга 300 җинаять эше ачылган. Шуның 183е-Казанда, 54е чаллы шәһәрендә теркәлгән. Күпчелек ялган акча «Ашамлыклар» кибетләрендә очраган. Ә сез чын акча белән ялганы арасындагы аерманы беләсезме? Тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.
-
Әтнә мәктәпләренә җылы бирделәр
Әтнә мәктәпләренә җылы бирделәр. Соңгы вакытта көннәрнең шактый салкын булуына күнегә алмый аптырадык. Бу бигрәк тә мәктәп укучыларына турыдан- туры кагылды. Көндезләрен мәктәп биналарында тыштагыдан да суык иде. Һәм менә ниһаять, шатлыклы хәбәр. Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә җылылык бирелде.
-
Әтнәнең уку йортларында наркоманлыкка тикшерәләр
15нче сентябрьдән башлап атна дәвамында барлык мәктәпләрдә һәм техникумда наркоманлыкка каршы профилактик күзәтү бара. Бу эшне мәгариф бүлеге үзәк больница белән берлектә башкара. «Аның кысаларында 225 укучы һәм студент тикшереләчәк», - дип хәбәр итә мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре методисты Миләүшә Сафина.
-
Укытучылар “Уңышка – юл!” ача
Олы Әтнә мәктәбе базасында 16-18 сентябрь көннәрне «Уңышка - юл!» программасы буенча махсус укулар узды.
-
Мондый уңыш күргән юк иде
Безнең быелгы бәрәңге уңышы.