19 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сайлау алдыннан коточкыч һәлакәт - "Әтнә таңы"
18 сентябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районында булган коточкыч һәлакәт турында кичә хәбәр иткән идек. Коткару хезмәтенең бердәм диспетчер номерына бу хакта төнге сәгать 3тә хәбәр ителә. "УАЗ" машинасының аучылык хуҗалыгында һәлакәткә юлыгуы әйтелә. Тикшерү барышында ачыкланганча, басу юлында машина йөртүче куркынычсыз тизлекне арттырган һәм караңгыда чокырны күрмәгән. Һәлакәт аркасында...
-
7 каттан сикергәннәр - "Әтнә таңы"
18еннән 19 сентябрьгә каршы төндә Казанның Әбсәләмов урамы 25 нче йортның 7нче каты тәрәзәсеннән 25-26 яшьләр чамасындагы егет белән кыз егылып төшеп үлгән. Кыз белән егетне нәрсә мондый адымга этәрүе билгесез. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. "События"га хәбәр итүләренчә, һәрчак шат күңелле әлеге кызның бу егет белән танышканнан...
-
Дәүләт Думасында Татарстаннан 16 депутат булыр диләр
"Татар-информ" мәгълүматларына караганда, Россиянең Дәүләт Думасында Татарстаннан 16 депутат булачак. Бу хакта пресс-конференциядә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзәм Гобәйдуллин хәбәр иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 10 мандатны - партияләр исемлеге, алтыны бермандатлы округлар буенча алабыз.
-
Әтнәлегә җәза катыланган
Әтнә район суды белән шартлы рәвештә хөкем ителгән ике бертуган Г. га, тиешле көндә җәза үтәтү инспекциясенә регистрациягә килмәү сәбәпле, Әтнә район суды аларның срокларын арттырып, "Җәза үтәтү инспекциясенә айга ике тапкыр килергә" дигән карар чыгарды. Бу хакта җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова хәбәр итте.
-
Өч әтнәле мошенниклар кармагына эләккән
Әтнәдә мошенниклык очраклары нәтиҗәсендә алданучылар саны артканнан арта. Банк карточкалары белән эш итүчеләр ятьмәсенә эләгүчеләр турында сүз. " Өч кеше әнә шундыйлар ялганына эләгеп, акчаларыннан колак какты. Мошенниклык очраклары буенча эшләр судка тапшырылды" , - дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлеге өлкән дознавателе Илшат Зәйнуллин.
-
Карбыз уңды быел Әтнәдә
Безнең җирлектә бу җөмлә азрак сәер дә яңгырый билгеле, чөнки җылы як ризыгы. Күрәсең табигать шартлары үзгәрә бара. Татарстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Әтнә бакчаларында слива үскәненә ияләнгән идек инде. Виноград белән грушага да гаҗәпләнми башладык. Ә быел менә шундый зурлыктагы карбызлар да үсте. Кабак хәтле диярсең билләһи... - Ә тәмлелекләре...- диләр...
-
Татарстандагы сайлауларда 80 %тан артык сайлаучы катнашкан
"Татар-информ" агентлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда сайлауларда катнашу 80 %тан артып киткән. Бу элекке - 2011 елгы сайлаулардан күбрәк. Россия буенча ул 50 % тирәсе. Татарстанда барлык бюллетеньнәрнең 97,38 проценты тикшерелгән инде. Россиядә дә 80 % бюллетеньнәрне караганнар.
-
“Табигать могҗизасы” – “Әтнә таңы”
Казанда яшәүче, чыгышы белән районыбызның Иске Мәңгәр авылыннан булган Рафия Хәдиуллина газетабызга менә шундый фотолар җибәргән, аларның берсендә - хөрмә, икенчесендә кабачки. Чын табигать могжизасы инде болар, башкача ни дисең... Чишмәле Сап авылыннан Клара Кадимовадан Шәхризада йолдызлары. Каз - кабак. Шәкәнәч авылыннан Алмаз Нәгыймуллиннан Бәрәңге-аҗдаһа. Ташчишмә авылыннан Рөстәм Гайнуллин хуҗалыгында...
-
Ил буенча 80 процент протокол эшкәртелгән, лидер - "Бердәм Россия" (яңартыла) – “Әтнә таңы”
Ил буенча 80 процент протокол эшкәртелгән, лидер - "Бердәм Россия" (яңартыла) 19 сентябрь 2016, 07:10 Әлеге сәгатькә нәтиҗәләр: "Бердәм Россия" 54,28%, КПРФ 13,61%, ЛДПР 13,37%, "Гадел Россия" - 6,17% җыйган. Ил буенча 80 процент протокол эшкәртелгән, "Бердәм Россия" 54,28%, КПРФ 13,61%, ЛДПР 13,37%, "Гадел Россия" - 6,17% җыйган, дип хәбәр...