19 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләрдән генә була бу
17 октябрь көнне Ары мәдәният йортында кичен "Көзге бал" бал үткәрделәр. Аптырарлык ние бар дисезме? Сүз дә юк, бәхәсләшергә җыенмыйбыз, муллык хөкем сөргән чор. Тик Арыларныкы кеше төсле генә булмаганын бөтен республика белә хәзер. Булган муллык, салатлар ясау, концерт номерлары бары да кешенеке кебек... Бер генә аерма, арылар дәррәү кубалар.......
-
Әтнәдә буран көтелә
19 октябрь көнне 18.00 дән 21 октябрь көнне иртәнге 6.00 гә кадәр Татарстанда һава торышы начараю көтелә. 20 октябрь көнне төнлә һәм көндез, шулай 21 октябрьгә каршы төндә күз кереме 1-2 километр булган кыска вакытлы бураннар булырга мөмкин. Җил төньяк көнбатыштан, урыны белән секундына 15-20 метр.
-
Әтнәдә дә кызыксындырырлык өлкәләр күп
Ел ахырына Казанда ике миллионнан артык турист булып китәчәк дип фаразлана. Шәһәргә кунакчыллыкны тагын да арттырырга кирәк дип саный шәһәр башлыгы .Бүгенге көнгә шәһәрдә 1,7 миллион турист булган инде. Былтыр ел буена шулкадәр турист килгән. Әтнәдә дә туристлар кызыксынырдай объектлар күп. Киләчәктә бу өлкәне дә үстерергә кирәк.
-
Әтнәне хәвеф-хәтәр әйләнеп үтсә иде
Россиядә чираттагы коточкыч үтереш теркәлде. Подольск шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек ир-ат кече яшьтәге кызын һәм улын үтерә. Хатынына да авыр тән җәрәхәте ясый. Үзен дә үтерергә омтылыш ясый, әмма өлгерми... Алла сакласын! Кая бара бу дөнья? Әтнәбезне хәвеф-хәтәрдән саклый күр.
-
Әтнәләрне министр очрашуга чакыра
Марат Ахметов встретится с предпринимателями-фермерами Татарстана 29 октября 2015 года в Казани пройдет встреча министра сельского хозяйства Республики Татарстан с предпринимателями в рамках проекта «Бизнес и власть: откровенный разговор». Предприниматели обсудят с министром проблемы и вопросы, требующие решения. Организатором встречи выступает уполномоченный при Президенте Республики Татарстан по защите прав предпринимателей...
-
Әтнә өлеше дә бар
Казандагы ярминкәләр саны әлегә 8 генә. Аларны 40ка җиткерергә уйлыйлар. Шәһәр мэриясендә узган киңәшмәдә шул хакта сөйләделәр. Башкала мэры Илсур Метшин бу ярминкәләрнең шәһәр халкы өчен бик мөһим булуын ассызыклады. Чөнки биредә арзан бәядән төрле ашамлыклар алу мөмкинлеге бар. Өстәвенә ярминкәдә җитештерүче белән кулланучы турыдан-туры очраша. Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы...
-
Әтнәләр ишеттегезме
Кама Аланы полиция бүлеге хезмәткәрләре 4 кеше үлеменең сәбәпләрен тикшерә. Шимбә көнне иртән Поповка авылы янында «УАЗ Патриот» машинасы табылган. Кабинада дүрт кеше мәете булу ачыкланган. Соңрак тикшерү төркеме үлүчеләрнең берсе 1987 елгы Кама Аланы кешесе һәм өчесе Түбән Кама кешеләре - 1986 елгы егет, 1998 һәм 1999 елгы ике...
-
Әтнәдә өч көнгә 40 протокол төзелгән
Узган атнаның җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юлларда кагыйдәләр үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Шушы өч көн эчендә алар тарафыннан 40 протокол төзелгән. Шулар арасында номер укылмаган өчен- 6, тонировка белән йөргәнгә -1, каеш такмаганга- 3, "Стоп" знагына туктамаган өчен -23 протокол төзелгән....
-
Әтнә яшелчәләре икенче урын алган
Узган шимбәдә Федераль җәза үтәтү идарәсе тарафыннан республикакүләм үткәрелгән "Дары осени" ярминкәсендә катнашып, район Эчке эшләр бүлеге инспекторы Клара Кадимова " Великан" номинациясендә икенче урын яулады. Тынгы белмәс Клара анда үз бакчасында үстерелгән яшелчәләр - 1 килограммлы бәрәңге, 5 килограммлы ташкабак, дайкон, чөгендер һәм Күәм авылыннан Батталовлар хуҗалыгында үстерелгән 38...