20 июль 2015 яңалыклары
-
Сагынам әле... – “Әтнә таңы”
Сагынам әле... Сагынасы килә сине, Яратасы... Булмасаң да инде беркем. Йөрәк түрендәге урының каршы килә... - Керер микән анда кем дә булса беркөн... Син дә түгел беркем! Яратасы килә... Ник буш җиһан?! Күзләр эзли һәркөн сиңа охшаш йөзне... Акыл көлә хистән, И томана күңел... Мин дә түгел беркем! Беркем түгел...
-
Әтнәнеке Татарстанда – икенче
«Тукай» көннән-көн ныграк гаҗәпләндерә. Атна башында орлык чистарту-киптерү комплексының да бер өлеше сафка басты. Ремонтлаганнар, башка төбәкләрдән алып кайтканнар, чит ил агрегатлары белән ныгытканнар бу комплексны. Аеруча инглизләрнең ALVAN BLANCH киптерү агрегаты ошады. Ошамыйча, газ белән эшли, элекке кебек соляр, мазут ташып азапланасы юк. - Россиядә мондый агрегатлар берничә генә,...
-
Әтнәдә дини сабантуй үтәчәк
Әтнәдә балалар өчен мөселман сабантуе узачак. Әлеге бәйрәм 25 июль көнне "Чулпан" лагеренда үитәр дип көтелә. Башлана 10.00 дә. Теләүчеләр рәхим итегез!
-
Әтнә халкын Коръән-хафиз дә ошаткан
Олы Әтнә үзәк мәчетенә быел да Төркиядән Коръән-Хафиз килде. Шөкер, моны Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештыра. Максатлары изге - халкыбызны үзебезнең дингә өндәү, Ислам дине юлына бастыру. - Сезгә кунак буларак килдем, - диде олы кунак Фәйзулла Ташчы. Төркия кунагы Рамазан аенда Тәравих намазлары уздырды, Ифтар мәҗлесләренә йөрде. Анда җиткергән...
-
" Әтнә таңы" – БДИ да тест өлеше алына
Республика яңалыклар хезмәте 2016 елда имтиханнарда үзгәрешләр булачак дип хәбәр итә. Имтиханнарда тест өлеше булмаячак. Бу башлыча тарих, география, җәмгыять белеме һәм информатика фәннәренә кагыла. Рус теленнән бу өлеш алынган иде инде. Хәзерге вакытта инглиз теленә карата да шундый ук үзгәрешләр булыр дип көтелә.
-
Әтнәдә юл фаҗигасендә ике кеше үлгән
18 июль көнне кичке 20 сәгать 35 минутта Яңа Шашы авылы борылышында ике Лада "Калина" машинасы бәрелешә.Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак була. Әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара.