20 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, крыжовниктан желе ясагыз
Пешеп җитмәгән каты крыжовникны җыеп кәстрүлгә салыгыз да, берничә кашык су өстәп, өстен томалап пешерегез.Аннан соң крыжовникны иләк аша уздырыгыз. Шикәр комы кушып болгатып, 20 минутлап кайнатыгыз. Пешеп җитәр алдыннан кызыл карлыган согы кушып болгатсагыз була. 1 кг крыжовникка 500г шикәр комы, 3 аш кашыгы кызыл карлыган согы кирәк.
-
Әтнәләр, “Ленин” рәисе үзләштермәде
Сайтыбызга "Уйлап таба беләләр Әтнәнең Бәрәскәсендә" дип яңа кое эшләнгәнен язган идем. Әлеге коеның матурлыгын күрсәтәсем килде. Язмада мондый юллар бар иде: Исеме ничек соң бу коеның?" дип сорыйм узып баручыдан. "Исеме дә юк бугай аның, бездә аларны рәттән төзекләндерәләр бит, исеменә, мөхеренә карап тормыйлар...", - дип җавап биргәч рәхәт...
-
Әтнәләр 4,2 кглы балык тотты
Хәбәрчебез Гөлнара Корбанова: "Яңа Шашы авылы буасында Хөснетдинов Хәйдәр абый 4,2 кг лы карп тотты", - хәбәр итте. Ышанмаучылар да булыр, тик бу шулай. "4,2 кг-лы карпны яр буенда сәнәк белән кадап тоткан Хәйдәр абый", - ди ул. Моннан да зур балык тотучылар моңа аптырамас, әмма авылда бу вакыйга.
-
Әтнәләр, белми калмагыз! Түләүле булачак...
"Вконтакте" челтәрендә аудиоязма түләүле булачак "Вконтакте" социаль челтәрендә аудиоязмалар бүлеге кулланучылар өчен түләүлегә әйләнәчәк. Дөрес, яраткан җырларыңны бушка да тыңларга була. Ә җырларны үз шәхси битеңә куша башласаң, акча түләргә тиеш буласың. "Башкаручыларны яратасыз икән, аларга ярдәм дә итәргә тиешсез. Музыкантлар безне яңа иҗат җимешләре белән сөенднрсен өчен, акча да...
-
Әтнәне " Город Атнинск"ка үзгәртүчеләр
Бүген Республикада билгеле шахматчыларыбызны "Шахмат көне" белән котлыйбыз. Сәламәт булыгыз. Көчлеләр рәтендә күрергә язсын Сезне! 10-15 ел элек кенә аларны бар дип тә белмиләр иде әле. Шахмат остасы, спорт мастеры Раил Шакиров балаларны җыйнап шахмат уйнарга өйрәтә башлады. Улым белән кызым шуннан соң шахмат белән "җенләнделәр". Аз гына вакытлары булдымы,...
-
Әтнәдә машина яна башлаган
Әтнәдә нинди төтен ул дип мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Янгын сүнлерү машиналары да тыз-быз чабышты. Коммуналь хуҗалыкның чүп ташучы машинасы барган көйгә төтенли башлый. "Кала тау" бинасы тирәсендә шоферы Фәнис Шәрипов күреп ала. Бу вакытта "Мирас" кызлары шланга белән чәчәкләргә су сибеп йөргән булалар. Янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итәләр. Алар...
-
“Ашыгыч ярдәм” Әтнәдә гел шулай эшли
"Ашыгыч ярдәм" яңача эшли башлады дип күп яздылар. Безгә, әтнәләргә әллә ни яңалык юк кебек күренде. Шулай да баш табиб Азат Харис улы белән элемтәгә кердек. - Бездә "Ашыгыч ярдәм" гел шулай эшли, үзең дә язып чыктың бу хакта. Ә яңалык халык өчен түгел ул, безнең өчен, документ тутыру өчен...
-
Әтнә юлларында тәртипме
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, юлларда тәртип бозучылар һаман да очраштыра икән әле. Әнә берсе руль артына машина йөртү хокукы булмаган килеш утырырга да курыкмаган. Нәтиҗәдә - машинасы штраф стоянкага озатылган, үзенә штраф түләргә туры киләчәк. Балалар өчен утыргычы булмаган - 1, куркынычсызлык каешы тагылмаган - 10, номерлары...
-
Депутатлыкка кандидатлар теркәлү уза – "Әтнә таңы"
Депутатлыкка кандидадатлар теркәлү уза. «Бердәм Россия» партиясенең бер мандатлы округлар буенча депутатлыкка кандидатлар теркәлү узар өчен документлар тапшыра башлады. 15 июльдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия» партиясе исемлеген имзалады. Бу исә бер мандатлы округлардан кандидатлар округ сайлау комиссияләренә беренче документлар пакетын тапшыра башлый дигән сүз. Закон буенча бу 23...
-
Әтнәләр, төштән соң...
Бүген аязучан болытлы һава көтелә. Көннең беренче яртысы аяз кояшлы булса, төштән соң яңгыр яварга мөмкин. Җилнең ул вакыттагы тизлеге - 15-20 м/с. Һава температурасы +29-+30 градус. ТР Гидрометцентры шулай дип фаразлый. Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/111052. Э.Харрасова фотосы