20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
1500 әтнәлегә итәк-җиңне җыярга кирәк
Әтнәләр, "Бердәм полис"ны алып бетерергә кирәк Районыбызда яшәүчеләрнең күпчелеге "Полис обязательного медицинского страхования" дип язылган бердәм полисны алып файдаланалар инде. Ә менә шул полисны алмыйча, иске полис белән йөрүче 1500 кеше бар икән әле районда. "Бу кешеләргә быел бу полисларны алып бетерергә кирәк. Яңа елдан иске полислар гамәлдә булмый, бары...
-
Әтнәдә велосипед урлаучыны эзлиләр
Район мәгариф бүлеге территориясеннән "Атеми" маркалы күп тизлекле спорт велосипеды югала. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Бу уңайдан, Әтнә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзебезнең һәм күрше- тирә район халкына мөрәҗәгать итә. Велосипедның кайда икәнлеген һәм аны урлаучылар турында берәр төрле мәгълүматка ия булсагыз 8(84369) 2-15-75 телефоннары аша өлкән дознаватель,...
-
Әтнәгә Дәүләт алкогольинспекциясе вәкилләре килеп китте
2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Иске Өҗем урта мәктәбенең 7-9 сыйныфларында укучылар өчен куллану белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш чара үткәрде. Дәрес ике өлештән торды. Беренче - теория өлешендә балалар кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның төп нигезләре, кулланучы буларак, үзләрен дөрес итеп...
-
Әтнәгә бүген 8 тонналы пушка кайтты
1931-37 нче елларда кулланылган әлеге 122 ммлы корпус пушкасы киләчәктә Әтнә паркында үз урынын алачак. Пушканы кичә, 19 сентябрьдә, кичке сәгать 9 да Ульяновск шәһәреннән Арча-Әтнә хәрби комиссариатына алып кайттылар. Бүген, 20 сентябрьдә Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов озатуында пушка Олы Әтнәгә кайтты. Әлеге сугыш коралын машинадан кран...
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын 2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнашкан өчен котлады. "Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын яклаган барлык татарстанлыларга рәхмәт! Сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең югары күрсәткечләре - бу фактта гамәлдәге хакимияткә һәм ныклы социаль-икътисади үсешкә, җәмгыятьтәге...
-
Әтнәдә маммография машинасы эшли
19 сентябрьдә диспансеризация узучыларның сәламәтлеген тикшерү өчен Әтнә район үзәк больницасына Казаннан маммография машинасы кайтты. "Машина болай план нигезендә 4 көн эшләргә тиеш. Күпме бездә буласы эш барышына карый инде..." - диде баш табиб Азат Харис улы Гарипов. Белми калмагыз!
-
Әтнә тракторчысы тагын ярыша
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган хәбәрләргә караганда, "Күңгәр" хуҗалыгыннан Ирек Галиев янә сукачылар ярышында катнаша. Ул һәм хуҗалык инженеры Илфар Сәләхов Лениногорскийда узучы Татарстан Республикасының җир сукалау осталары бәйгесенә киттеләр.
-
Ипотека алучы яшьләр колагына- "Әтнә таңы"
Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень күп балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә басым ясау зарур, дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза. Мень белдергәнчә, әгәр гаиләдә ике генә генә...
-
Әтнәдә ял көннәре аяз була диләр
Иртәгә һәм берсекөнгә болытлы, вакыты белән яңгырлы һава торышы көтә. GISMETEO. шулай дип фаразлый. Ә менә җомга, шимбә көннәрне аязучан болытлы, яңгырсыз һава торышы күреп куанырбыз. Шул шатлыктанмы, һава температурасы да +17гә кадәр җитә. Менә шундый фаразга ышанып карыйк, җәмәгать.