Егет булса – ут булсын
Җырчы, биюче, көрәшче, баянчы, театр артисты... Әле 6 сыйныфка гына баручы Мөнир Мәрдәнов, кечкенә генә булса да, бу һөнәрләрнең барысын да бик оста башкара.
4 яшьлек вакытында "Апа, мин җырлыйм әле", дип килде ул яныма. Музыка тәрбиячесе буларак, беренче җырын да бергәләп өйрәндек. Өйрәнү генә түгел, балалар иртәсендә "парлап" җырладык...