Әтнә композиторы
Җырчыларның уңышы шигырьләрнең музыкаль эшләнешенә, композиторның осталыгына бәйле. Ә андый оста янәшәбездә генә.
Һәрбер башкаручының уңайлы һәм нәтиҗәле эшли торган яраткан авторы, композиторы була. Җыр өстендә эшләү - ул катлаулы, озак процесс. Көй ничек туа? Күп җырлар авторы Ленур Зәйнуллин белән сөйләшәбез.
- Ленур, нинди музыка коралларында уйныйсың? Кем өйрәтте?...