МӘҢГӘР ГРЕНАДЕРЫ
Борынгылар берәр кеше турында фикер йөрткәндә аның нәселенә күз салганнар.
Авылда затлы нәселләр дә, яманаты чыккан нәселләр дә булган. Олы Мәңгәр авылындагы "Садыйкныкылар" ихтирамга лаек, затлы нәсел саналып килгән. Бу нәселнең бер буыны Садыйк бабайның Сабир, Шакир исемле уллары булган. Сабир авылның бер чибәре Мәфтугага өйләнгән, аларның бер-бер артлы алты...