"Балетны өйрәндем, Парижга бардым"
"Китәм, димә"не язар алдыннан була монысы. "Ишеткән белән генә халыкны ышандырып булмый. Язасы темаңны өйрәнергә, белергә кирәк",- диде Әтнәгә очрашуга кайткан язучы Нәбирә Гыйматдинова.
Аксубай районының Карасу авылы кызын безнең Әтнә халкы гына түгел, бөтен дөнья белә хәзер. Аның "Китәм, димә" дип аталган фәлсәфи-психологик повесте буенча 2001 елда төшерелгән күпсерияле...