Әтнәләр Ары авылында
Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы көннәрдә Ары авылы мәдәният йортында үзләренең концертлары белән чыгыш ясадылар. Концерттан килгән тамашачылар бик канәгать калды. Зал туп-тулы иде. Кечкенә генә клубның янып торган җитәкчесе Райлә ханым Кадимованың да зур өлеше бар монда. Кеше белән эшли белгән җитәкченең клубында һәрвакыт халык булыр.