"Ак калфак"лылар Мәңгәрдә
Татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсе кызлары авылларда хатын-кызлар белән очрашу оештыра.
Шундый матур кичәләрнең берсе Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында булып узды. Кунакка авылның яшь әниләрен, укучы кызларны, шулай ук тормышның ачысын- төчесен татыган өлкән әбиләрне чакырганнар. Әңгәмә китапханәдә, чәй өстәле артында узды. Шуңадырмы, китапханәдә бик җылы...