18 яшьлек кызның җан авазы
"Мәхәббәт утында безгә гомер буе янасы", дип әйткәнне берничә мәртәбә, берничә кешедән ишеткәнем бар. Кечерәк вакытта аңламый идем, үсә төшкәч нишләптер мәхәббәтне татлы бер хистер дип күз алдыма китердем.
Аңларлык булгач, әниемнең газаплануларын, башкаларның күз яшьләрен күреп, тормышлары белән якыннан танышкач, нишләптер тәмуг белән чагыштырасым килә башлады, анда да бертуктаусыз...