Зиһененә яшьләр көнләшерлек
Һай , бу гомернең агышлары... Күз ачып йомырга да өлгерми кала адәм баласы.
Тормыш арбасын җигелеп тартып, дөнья тоткасы булып яшәгән гомерләр дә инде артта калган. Әнә шул чакларның әҗер- саваплары булып картлык алмашка килгән. Бәхетле картлык . Чиста-пөхтә урын җир өстендә, балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә утырган ак яулыклы Асия...