Мокшы авылы клубында бәйрәм
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына карата Ташчишмә-Мокшы авылы укучылары көче белән оештырылган концерт булды. Бәйрәм программасы җырлар, биюләр, скетчлар һәм нәфис сүзләр белән үрелеп барды.
Кызлар үзләрен тамашачылар белән таныштырып, озын чәчләрен ничек тәрбияләп үстерүләре турында киңәшләрен дә бирделәр. Сәхнәдә чәчкә прическалар ясауда осталыкларын күрсәтеп, нинди исемдә аталуларын да әйттеләр. Модельерлар...