Укучыларыбыз иҗаты
Көрәшәм...
Көнләшмә,кадерлем,дисең,
Көнләми ничек түзим
Мин сине бик яратам шул
Искән җилдән дә көнлим.
Сине генә сөям,дисең
Ышанам...сүзләреңә.
Тик,көнләшмә,җитте,диеп
Дәшалмыйм йөрәгемә.
Югалтудан куркам сине,
Куркам синсез калудан
Җиңел түгел...ут йотамын
Шул уйларны уйлаудан...
Яратмасам әгәр сине
Көнләшер идемме соң?
Тешем-тырнагым белән мин
Көрәшәм синең өчен.