Тормыш тормый алсу таңнан гына
Безнең буын
Тормыш тормый алсу таңнан гына,
Була аның кара төннәре.
Кара төннәре дә үтеп китә,
Килә тагын якты көннәре.
Безнең буын күп михнәтләр күрде,
Сыгылмады шөкер, сынмады.
Эшләп үсте, көтүен дә көтте,
Мин кечкенә диеп тормады.
Печән чапты, урманын да кисте,
Көзләр җиткәч урды урагын.
Тормыш арбасына җигелде ул,...