Әтнә районы егете армиягә китте
Яшьләр өчен җыелышып матур итеп, вакытлыча гына булса да, саубуллашу кичәсе үткәрүнең үзенә күрә бер тәртибе бар иде элек.
Китәсе егетнең өенә җыелып, тәм-томнар белән сыйланып, төннең яртысына тиклем утырасың. Билгеле инде, бу көнне бөтен багышлаулар да, җырлар да армиягә китүче хөрмәтенә. Шунда ук бер шампанский шешәсенә мәҗлестә булганнарның исем-фамилияләрен...