Укучыларыбыз иҗаты
Бакчамдагы пар чыршыга
Саескан оя ясый.
Мине якын итте, диеп,
Куана күңел, ярсый.
Җәйне көтәм, җиләкләрен,
Таңда кошлар сайравын.
Саескан бала үстерә,
Әкрен басам атлавым.
Күпләр киңәшләр бирделәр,
Кисеп ат, дип чыршыны.
Саесканнар кыркылдавы
Бүлми минем йокыны.
Ботакларда сикерәләр,
Саескан балалары.
Тиздән очып та китәрләр,
Ныгыгач канатлары.
Саесканнар кире кайтып...