Ә мин...синеке!
"Яратам, яратам",- дидем,
Сизмәдең.
Көн дә синең күзләреңне
Эзләдем.
Җырларым да элеккечә
Җырланмый.
Күңел бары сине уйлый-
Тыңламый!
Аңламый ул матур җәйләр
Үткәнен.
Гомерләрнең көз көннәре
Җиткәнен!
Күңел кояшым булдың син,
Бул инде!
Хыяллар чынга ашмады,
Соң инде!
Тик шулай да син барыбер
Минеке!
Ә мин... мин мәңгегә
Синеке!