"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы
"Сез безне һаман тыңлыйсызмы әле ул?" дип сораучыларга бу җавап. Тыңлыйбыз. Һәр атнаның җомга көнендә журналистларга шалтыратып моң-зарларыгызны, сорауларыгызны әйтә аласыз.
Җомга көнне Әтнә почта бүлекчәсендә "Абунәче көне" үтте. Үзебезчә әйтсәк, журналистлар килгән халыкны үз газета-журналларына яздырдылар.
Районда "Сингапур укулары" уза.
21 ноябрь көнне Бәрәскә урта мәктәбендә ярминкә уздырдылар. Аннан кергән акчалар «Хәйрия марафоны»на күчерелгән. Ярминкәдән соң якынлашучы «Әниләр көне» уңаеннан бәйрәм концерты уздыралар.
1 декабрь көнне 8.00дән 17.00гә кадәр «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Халыкны бердәм кабул итү көне» уздырыла. Кабул итү һәр авыл җирлегенең һәм Олы Әтнәдә үзәк китапханә биналарында үтә. Алдан ук сорауларны 2-20-32 телефонына шалтыратып бирергә була.
ЮХИДИ транспорт йөртүчеләрне бик сак булырга чакыра. Татарстанда катлаулы метереологик-юл халәте урнаша.
0