Әтнәләр Гөлсинәне дә озатты
Бу хәсрәтне яшь тә юмый,
Бу хәсрәт җанда кала.
Газизләр китеп бара шул -
Кайтмаска китеп бара.
Чәчкәнең дә асылларын
Кырау беренче ала.
Исәннәрне зар елатып,
Асыллар китеп бара шул,
Кайтмаска китеп бара.
Кайгыларны кем үлчәгән,
Упкыннарга тиң - яра,
Дөньяларның нурын алып,
Тиңсезләр китеп бара шул,
Кайтмаска китеп бара....